ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Бу чорда талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы кебек инфекция чыганагы булган талпаннар да активлаша.  Талпаннар белән бәйле авырулардан  ничек сакланырга? Урманга, паркка барганда махсус саклагыч костюм  кияргә яки талпан керә алмаслык итеп киенергә кирәк. Күлмәкнең эләктереп кую өчен җиңе озын, якасы булырга тиеш. Чалбарның балагын оек эченә тыгып, аякка итек кияргә, күлмәк чабуын чалбарга кыстырырга, ә башка муенны ябарлык итеп яулык бәйләргә киңәш ителә. Шулай ук талпаннарны  куркыту өчен киемгә махсус  препаратлар сиптерергә була. Талпаннар актив булган чорда үзеңне торымнан-торымга тикшереп чыгу да зыян итми. Авыруны кисәтү өчен аерым һөнәр ияләренә прививка ясатырга тәкъдим ителә.

Талпан кадалган очракта, аны үзең алмаска, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки башы өзелеп калу куркынычы бар. Аны тартып алганда түбәндәгеләргә игътибар итү зарур:

–талпанны пинцет яки марля уралган бармак белән турыга сак кына тартырга;

–тешләгән урынны спирт, одеколон, йод белән эшкәртергә;

–талпанны алганнан соң кулларны сабынлап юарга;

–кадалган урында кара тап калганда, 5 процентлы йод сөртергә һәм өзелгән өлеш чыкканны көтәргә.

Хәзерге заманда әкияттерапия бик актуаль булып тора.  Шуңа да безнең 3нче балалар бакчасы тәрбиячеләре эти-әниләр белән берлектә рус һәм татар халык әкият геройларыннан  торган компазицияләр ясадылар.  Бу  компазицияләрдә УМК га кагылышлы мультфильмнардан, әкиятләрдән торган геройлар сүрәтләнгән.

28 май көнне Казан шәһәрендә узган сабантуйда авыл китапханәчеләре дә катнашты. Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия дә милли костюм белән чыгыш ясады.

26 май көнне 13.00 сәгатьтә Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни - белем бирү проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләргә биредә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннан соң театрның зур залында Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” спектакле күрсәтелде.

Балалар әлеге сәяхәттән бик канәгать булып кайттылар, чөнки  кайберләренең Казан шәһәрен беренче генә тапкыр күрүләре иде. Габдулла Тукайның әкият геройлары белән очрашу балаларда бик күп җылы тәэсирләр калдырды.

                    27 мая  2016 года в городе Казань состоялась VI Республиканская спартакиада пенсионеров «Третий возраст», посвященная 71 – годовщине Победы в Великой Отечественной войне. От нашего района на данном соревновании приняли  участие 10 человек.

Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ә тәрбиячеләргә саулык түземлек теләп  калабыз.Сау бул балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!

2016 елның 24 май көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Теләче районының үзәк ял паркында, үзләрендә исәптә торучы балигъ булмаган балалар белән “Кем тәмәке тарта, шул үзенең тормышын җимерә” дигән девиз астында профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Әлеге әңгәмәдә балалар бик актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да ала алдылар. 

26 нчы  май көнне 123 укучы сайлап алу фәннәреннән имтиханнар тапшырды. Химия фәненнән - 24 укучы, җәмгыять белеменнән - 59 укучы, информатикадан - 38 укучы, рус әдәбиятыннан - 2 укучы имтихан тапшырды.

27 май көнне 11 нче сыйныфларның 4 укучысы рус әдәбиятыннан (2 укучы) һәм татар теленнән (2 укучы) Арча районына барып имтихан тапшырдылар.

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау 88 унберенче сыйныф һәм 163 тугызынчы сыйныф укучылары өчен яңгырады. Чыгарылыш сыйныф укучыларына бик күп матур теләкләр әйтелде. Алда - имтиханнар һәм яңа тормыш этабы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International