ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Янгын hәм электр куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләре, сулыкларда куркынычсызлык, террор буенча инструкцияләр кулланылды.

         24 май  көнне Саба районының сәләтле балалар өчен интернат - мәктәп базасында  укучылар һәм студентлар өчен  “Фән һәм культура:  яңача караш”  халыкара фәнни –гамәли   конференциясенең йомгаклау этабы үтте. Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең   3 сыйныф укучысы Каюмов Азат  (укытучысы Кәримуллина Әлфия Наил кызы)  “Туган якны өйрәнү” секциясендә  катнашып 3 урын яулап кайтты .

            26 май көнне “Башлангыч сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика конкурсында җиңү яулаган Шигаева Ильвина (1 сыйныф, Узәк урта мәктәбе), Валиахметова Залия (2 сыйныф, Теләче урта мәктәбе), Имамиев Әмир  (3 сыйныф, Теләче урта мәктәбе), Фәттахова Илзирә (4 сыйныф, Олы Нырсы урта мәктәбенең “Айдәр башлангыч мәктәбе”филиалы), «Иң культуралы әти – әни” номинациясендә җиңүче Имамиева Айгөл Русил кызы  “Әкият” курчак театрында бүләкләнеп кайттылар. Җиңүчеләргә интерактив уен, мультсериаллар, мәдәни көндәлекләр выставкасы, спектакльләр  күрсәттеләр.

Ярышка 13-14 май көнне Олы Нырсы, Үзәк, Теләче футбол кырларында уздырылган зона турында җиңү яулаган командалар катнашты. 

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

2005-2006 елгы малайлар арасында:

1 урын: Теләче

2 урын: Шәдке

3 урын: Сауш

2003-2004 елгы малайлар арасында:

1 урын: Теләче

2 урын: Шәдке

3 урын: Сауш

2001-2002 елгы малайлар арасында:

1 урын: Узәк

2 урын: Теләче

3 урын: Шәдке

2001 елгы һәм кечерәк кызлар арасында:

1 урын: Узәк

2 урын: Теләче

3 урын: Олы Нырсы

Бүген безнең  балалар бакчасында  чыгарылыш кичәсе узды. Кешенең тормышы чыгарылыш кичәләреннән тора. Башта балалар бакчасы, аннары мәктәп, югары уку йорты... Һәркайсы кеше тормышында аерым бер этап, аерым бер тормыш мизгеле. Менә безнең балаларыбызда беренче этапны узды. Бүген  балалар бакчасында зур бәйрәм иде. Тантана  бик куңелле үтте.  Видео һәм фотога төшүләр, җырлар һәм биюләр белән. Чын олыларча! Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр, мөгаен.Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки ак бантиклы һәм кара галстуклы әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. "Сабый" дип әйтеп буламы соң инде аларны! Моңсу да... Чөнки күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Хәер, күңелсезләнеп утырыр чак түгел. Алда зур юллар көтә. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ә тәрбиячеләргә саулык түземлек теләп  калабыз.Сау бул балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!

Теләче районың №2 балалар бакчасында татар һәм рус телләрен өйрәтү яңа укыту-методик комплектлары ярдәмендә ,төрле алымнар кулланып, оештырыла. Мисал өчен,татар баларына рус телен өйрәтүне камилләштерү максатыннан, безнең Теләче №2 балалар бакчасында рус теле тәрбиячесе Ярмиева Зөлфия Мидехатовна белән музыка җитәкчесе Рафикова  Лилия Альфредовна һәр ел саен балалар катнашында әкиятләр сәхнәләштерәләр. Рус телендә әкиятләр сәхнәләштерү балаларның сөйләм телен, үзара  русча аралашуны камилләштерә һәм актерлык сәләтләрен үстерә.

 25 нче май көнне Теләче №2 балалар бакчасының уртанчы төркемгә йөрүче балалар  әти-әниләренә “Кояш кайда яши?” исемле әкиятне сәхнәләштереп күрсәтттеләр. Балалар әкиятне бик матур образларга кереп уйнадылар. Ахырдан дуслык туранда җыр җырлап, шигырьләр сөйләделәр.Әкият балаларны дус булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтте.

Ачы авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә китап укучылар өчен "Курить - здоровью вредить” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдылар.

Балалар ике төркемгә бүленеп уку залында, абонементта, китап киштәләрендә, күргәзмәләрдә, китапларда һәм журналларда  яшерелгән язуларны эзләделәр. Иң элек алар китапханәдә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар һәм танып – белүгә корылган кечкенә генә сәяхәттә булдылар. Китапханә лабиринтларында адашмас өчен, уенда катнашучыларга кирәкле карта бирелде. Барлык биремнәр дә китап һәм китапханә белән бәйләнгән һәм укучылар фондтан кирәкле китапларны мөстәкыйль рәвештә таба алырлык итеп уйланылган иде. Балалар төрле биремнәр үтәделәр, башваткычлар чиштеләр, әдәби һәм логик мәсьәләләрнең чишелешләрен таптылар. Ахыр чиктә алар куйган максатларына – китапханәдәге хәзинәгә  якынлаштылар! Кадерле сандыктан тәм – томнар һәм әлбәттә, китаплар килеп чыкты, әйе, китаплар нәкъ менә безнең китап патшалыгыннан табарга мөмкин булган хәзинәнең үзе. Ә китапларда – иң кыйммәтле байлык – белем!

Шулай ук "В гостях у сказки"  күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар ошаган китапларын укырга өйләренә дә алдылар.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International