Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Алдынгылар Хәрәкәте активистлары тарафыннан Россия тарихы буенча квиз үткәрелде . Бу уен балаларның игътибарын үз Ватанының тарихына, аның традицияләренә һәм мәдәни үзенчәлекләренә, бөек тарихи вакыйгаларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Тарихи квиз катнашучыларда командада эшләү, тиз арада чишелеш табу күнекмәләрен формалаштыра, шулай ук тарихны өйрәнүгә этәргеч бирә. Уен белән безнең мәктәпнең тарих укытучысы Гыйләҗева Элеонора Рәис кызы җитәкчелек итте. Балалар уенда бик теләп катнаштылар һәм сорауларга дөрес җаваплар бирделәр.
Кама Тамагында 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды, анда балалар сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камилевич Назмутдинов командасы катнашты. Безнең команда барлык уеннарда җиңү яулады һәм 1 урынны алды.
Әлеге ярышларда балалар сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова командасы катнашты.
Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Язлар матур хатын-кызлар белән..." дип исемләнгән КВН булып узды.
Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Талантларга бай авылым” дип исемләнгән бәйрәм һәм берләшмәләрнең отчет концерты уздырылды. Чарада катнашучылар үзләренең талантлары, якты образлары белән балкып тордылар. Сәхнәдән күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, матур җырлар, гармун моңнары, шаяртулар һәм дәртле биюләр яңгырады. Чара дәвамында залда бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде.
Казаклар авылы клубында “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән иҗади берләшмәләр смотр-конкурсы концерты узды.
Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан 8 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Гүзәл хатын-кызлар” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрделәр. Бу чара матур җырлар, биюләр, юморлар белән үрелеп алып барылды. Кичәдән тамашачы күңел күтәренкелеге белән таралышты.
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Мирас” клубына йөрүче ханымнар белән бәйрәм чарасы үтте. Чарада ханымнар ике командага бүленеп үзара ярыштылар, үзләренең зирәклекләрен төрле яктан сынадылар. Шулай ук кичәдә әниләр турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Китапханәдә куелган “Күңелләргә якты хисләр өстәп, язлар булып балкы, хатын-кыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
23 марттан мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Торак пунктлардагы юлларда да киеренкелек бермә-бер арта. Чөнки каникул вакытында балалар күп вакытларын урамда уздыралар.
Бу көннәрдә Үзәк авылы мәдәният йортында кабат эш кайный. Үзәк һәм Шармыш авыллары апалары хәрби операциядәге егетләргә җибәрергә маскировка челтәре өчен материал эзерли.