"Язлар матур хатын-кызлар белән..."

2024 елның 22 марты, җомга

Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Язлар матур хатын-кызлар белән..." дип исемләнгән КВН булып узды.

Бәйрәмебезне бизәп, Урта Мишә авылы үзешчәннәре килде.  “Дуслык” һәм “Гөлкәйләр” командасы көч сынашты. Нәтиҗә ясау өчен тамашачылар арасыннан жюри сайланып куелды. Катнашучылар тапкырлык, тырышлык буенча ярыштылар, төрле өлкәдә үз осталыкларын сынадылар. Шулай ук үзләренең музыкаль сәләтләрен күрсәттеләр, викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Ике команда да биремнәрне яхшы үтәп, жюри тарафыннан лаеклы бәяләнде, әмма  “Дуслык” командасы җиңүче дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International