Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БДБ) инициативасы буенча Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне ел саен 24 мартта уздырыла.
Әлеге чараны үткәрүдән максат халыкны әлеге авыру һәм профилактика чаралары, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау турында мәгълүмат бирү булып тора.
18 март көнне Үзәк урта мәктәбендә "Живая классика" Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсының муниципаль этабы үтте. Безнең Баландыш төп гомумбелем биру мәктәбеннән 6 нчы сыйныф укучысы Саруханян Милена, 7 нче сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә, 9 нчы сыйныф укучысы Гарипова Динә чыгыш ясадылар. С.Милена I урынга, З.Фәридә IIурынга, Г. Динә III урынга лаек булды. (Җитәкчеләре Хасаншина Р.Ф., Җаббарова Г.Н.). Җиңучеләрне котлыйбыз, алдагы турда уңышлар теләп калабыз.
Быел да 16 март көнне мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда карга боткасы пешерелде. Көн матур булганлыктан бәйрәмгә килүчеләр дә күп булды. Аларның барысы да (олысы да, кечесе дә) ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.
Татар халкы мәзәкләргә бай. Мәзәкләр күңелне күтәрә, кәефне яхшырта. Аның төп идея-эстетик кыйммәте тормыштагы төрле тискәре күренешләрне сатира-юмор ярдәмендә фаш кылуы, әдәп-әхлак нормаларын ныгытуга, кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында югары рухи сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итүе белән билгеләнә.
Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән.
2024 елның мартында "Ялкын" балалар журналына 100 ел тула. Бу истәлекле дата уңаеннан Кече Кибәхуҗа урта мәктәбендә китапханәче "Син журналлар укысаң, миллион могҗизалар белерсең!”. Ул «Ялкын» журналы тарихы, аның беренче төзүчеләре белән таныштыра, ә журналның башлангычында Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш тора, аның кызыклы бүлекләре һәм яңа конкурслар турында. Балалар кызыксынып тыңладылар, үз фикерләрен белдерделәр.
Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел, һәм бу – тискәре нәтиҗәләргә китерә. Алар авырлыклардан чыгу юлын наркотик, тәмәке төтененнән, аракыдан эзлиләр, ә бу исә төрле җинаятькә илтә.
Рамазан ае уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә «Рамазан - нурлы ай, мең савапка тулы ай!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Шуны истә тоту мөһим: терроризм белән көрәшергә генә түгел, ә кисәтергә, кешеләргә үз яки башкаларның тормышларын саклап калу өчен гади белемнәр белән коралланырга ярдәм итәргә кирәк. Экстремизм һәм терроризмны профилактикалау максатыннан Шармыш авыл китапханәсендә барлык категория укучылары өчен «Терроризм җәмгыятькә куркыныч» мәгълүмати стенды янында «Людям планеты - мир без тревог и слез» дигән исем астында күзәтү узды. Стендтан китап укучылар терактларны кисәтү, терроризмга каршы тору, теракт булган очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат белән таныштылар.
Гаилә – тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 12 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук гаиләдәге җылылыкны ничек булдыру турында сөйләүче һәм гаилә белән уку өчен матур әдәбият тәкъдим ителде.