18 март көнне Үзәк урта мәктәбендә "Живая классика" Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсының муниципаль этабы үтте. Безнең Баландыш төп гомумбелем биру мәктәбеннән 6 нчы сыйныф укучысы Саруханян Милена, 7 нче сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә, 9 нчы сыйныф укучысы Гарипова Динә чыгыш ясадылар. С.Милена I урынга, З.Фәридә IIурынга, Г. Динә III урынга лаек булды. (Җитәкчеләре Хасаншина Р.Ф., Җаббарова Г.Н.). Җиңучеләрне котлыйбыз, алдагы турда уңышлар теләп калабыз.