Рамазан ае уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә «Рамазан - нурлы ай, мең савапка тулы ай!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Күргәзмә материаллары әлеге утыз көнлек уразаның тарихы, аның әһәмияте, дөрес үтәлеше һәм аны уңышлы тәмамлау турында сөйли. Әлеге күргәзмә дин тотучыларга гына түгел, туган як тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән кызыксынучы укучыларга да исәпләнгән. Күргәзмәнең максаты: әхлакый тәрбия, рухи-дин гыйлеме һәм халык гореф-гадәтләрен пропагандалау.