ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2024 ел
сишәмбе

Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә үткәрделәр. Алар әңгәмә барышында балаларга никотинның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында сөйләделәр. Тәмәкегә күнегү механизмы башка психоактив матдәләр кебек үк, һәм мондый бәйлелектән котылу бик кыен. Тәмәке тарту иң киң таралган зарарлы гадәтлщрнең берсе  булып торганы һәркемгә ачык. Балаларга тәмәке тартуның организмга нинди зур зыян китерүе хакында тулырак мәгълүмат бирелде. Яшүсмерләр начар нәтиҗәләрдән качу, үзләрендә бу теләкне булдырмка дигән мөһим карарга килделәр.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә коррупциягә каршы көрәш уңаеннан “Закон һәм җәмгыять коррупциягә каршы” исемле рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмә киң даирә китап укучыларга исәпләнгән.  Күргәзмәгә нигезләнеп, китапханәгә килгән укучыларга коррупциянең барлыкка килү сәбәпләрен һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин булуы турында аңлатылды. Әңгәмәдә катнашучылар хәзерге вакытта зур игътибар бирелүче коррупция һәм аның җәмгыятьнең төрле өлкәләренә тискәре йогынтысы турында файдалы мәгълүмат алдылар.

Вахит Имамов - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Вахит Имамов 15 китап авторы. Ул үзенең китапларына материал җыюын, нигездә, татар халкының азатлык өчен көрәшенә багышлануын әйтә. Аларда автор укучыларга азатлык хәрәкәтендә катнашкан курку белмәс бабаларының исемнәрен җиткерә. Язучы Вахит Имамовның 70 еллыгына авыл китапханәсендә киң даирә укучылары өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәдә укучылар авторның иҗаты һәм популяр китаплары белән таныша алачак.

Бу көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре әңгәмә үткәрделәр. Алар Кырым ярымутравының Россия тарихында нинди роль уйнавы һәм Кырымның Россия белән берләшүе алдыннан нинди вакыйгалар булганы турында кыскача мәгълүмат бирделәр.  

Безнең Баландыш төп гомумбелем биру мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучылары Гарипова Динә, Гайнетдинова Назлыгол «Кулибины ХХI века» яшь уйлап табучылар республика олимпиадасының муниципаль этапабында җиңүче булдылар. Җиңучеләрне котлыйбыз,  алдагы турда уңышлар теләп калабыз. Җитәкчеләре: Шакирова Ә.З.

Баландыш авыл китапханәсендә 19 нчы март көнне Кырымның Россия белән берләшүенең 10 еллыгына "Кырым Россия тарихында" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Рус язучылары өчен Кырым һәрвакыт курорт кына түгел, ә изге урын булган.

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында, "Алдынгылар хәрәкәте" вариатив компонентын тормышка ашыру кысаларында "Уенчык бүләк ит"акциясе узды, мәктәпкә әзерлек төркеме  балалары, балалар бакчасының иң кечкенә тәрбияләнүчеләренә уенчыклар бүләк иттеләр.

19 март көнне Теләче үзәк китапханәсендә китап укучылар игътибарына «Коррупции – Нет!» дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә куелды. Анда укучыга  коррупция турында вакытлы матбугатта чыккан мәгълүмат, буклетлар, ришвәтчелек проблемасы чагылдырылган әдәбият тәкъдим ителде. Күргәзмәдәге А. Грибоедовның «Горе от ума», А. Пушкинның «Дубровский», Н. Гогольнең «Ревизор», А. Островскийның «Гроза», «Пучина»,  Д. Мамин-Сибирякның «Хлеб», М. Салтыков-Щедринның «Господа Головлевы», «Письма к тетеньке», Ильф и Петровның «Золотой теленок» әсәрләре укучыларда кызыксыну уятты.

Квалификация күтәрү курслары кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында, Арча, Кукмара, Теләче районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында заманча алымнар"  дигән темага республика күләм семинар булып узды. Семинар барышында педагогларга дәресләр, музыкаль күренешләр,чыгышлар күрсәтелде.

Теләче үзәк китапханәсендә ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның 70 еллыгына багышланган "Язганында тарих җиле" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар авторның иҗаты һәм иң популяр булган «Утлы дала», «Җидегән», «Сөләймән солтан», «Тозлы яра», «Сәет Батыр», «Нәзер», «Ир канаты», «Татар яугирләре», «Могихан», «Казан Дастаны» кебек китаплары белән таныша алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International