19 март көнне Теләче үзәк китапханәсендә китап укучылар игътибарына «Коррупции – Нет!» дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә куелды. Анда укучыга коррупция турында вакытлы матбугатта чыккан мәгълүмат, буклетлар, ришвәтчелек проблемасы чагылдырылган әдәбият тәкъдим ителде. Күргәзмәдәге А. Грибоедовның «Горе от ума», А. Пушкинның «Дубровский», Н. Гогольнең «Ревизор», А. Островскийның «Гроза», «Пучина», Д. Мамин-Сибирякның «Хлеб», М. Салтыков-Щедринның «Господа Головлевы», «Письма к тетеньке», Ильф и Петровның «Золотой теленок» әсәрләре укучыларда кызыксыну уятты.