Квалификация күтәрү курслары кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында, Арча, Кукмара, Теләче районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында заманча алымнар" дигән темага республика күләм семинар булып узды. Семинар барышында педагогларга дәресләр, музыкаль күренешләр,чыгышлар күрсәтелде.