Китап күргәзмәсе оештырылды.

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Баландыш авыл китапханәсендә 19 нчы март көнне Кырымның Россия белән берләшүенең 10 еллыгына "Кырым Россия тарихында" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Рус язучылары өчен Кырым һәрвакыт курорт кына түгел, ә изге урын булган.

Һәр буын рус язучылары Кырымны үз карашы белән кабул итә. Кырым ярымутравының онытылмас күренешләре һәм рухы күп кенә рус шагыйрьләрен, язучыларын үлемсез шедеврлар язарга рухландырган. Укучылар игътибарына Кырым ярымутравы тарихы, Россия белән берләшү мизгеле турында китап басмалары һәм вакытлы матбугат материаллары, шулай ук А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой, А. И. Куприн, А. П.Чеховның  Кырым яки ярымутрауда язылган әдәби әсәрләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International