Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.

2024 елның 22 марты, җомга

Гаилә – тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 12 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук гаиләдәге җылылыкны ничек булдыру турында сөйләүче һәм гаилә белән уку өчен матур әдәбият тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International