Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр.Гореф –гадәтләрне искә төшерү максатыннан бүген Баландыш авылы мәдәният йорты каршында сайлаучыларны Нәүрүз бәйрәме мизгелләре каршылады.Әлеге чарада Баландыш төп мәктәбе укучылары, укытучылар актив катнашып истәлекле бүләкләргә ия булды.Бәйрәмне карарга Татарстан республикасыТранспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Мөдәрисович һәм Теләче районы башлыгы Хазипов Нәҗип Нәкиповичларның килүе ямь өстенә ямь булды.Бүгенге бәйрәмнән алган кичерешләр катнашучыларның да, тамаша кылучыларның да исендә озак сакланыр әле.