Мәзәк – борынгы заманнарда ук туып, безнең көннәрдә дә актив яши һәм үсә торган жанр.

2024 елның 22 марты, җомга

Татар халкы мәзәкләргә бай. Мәзәкләр күңелне күтәрә, кәефне яхшырта. Аның төп идея-эстетик кыйммәте тормыштагы төрле тискәре күренешләрне сатира-юмор ярдәмендә фаш кылуы, әдәп-әхлак нормаларын ныгытуга, кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында югары рухи сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итүе белән билгеләнә.   Мәзәкләр, гадәттә, мәҗлесләрдә, күмәк ял вакытларында җыелган кешеләрне бер көлдереп алу, аларның күңелен ачу максатында сөйләнәләр. “Мәзәк – күңел ачкычы” дигән гыйбарә дә жанрның әнә шундый вазифасына ишарә итә.   Халык авыз иҗатының бай тарихы белән таныштыруны дәвам итү, укучыларның рухи дөньясын баету, аларга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 17 март көнне "Күңел ачкычы” исемле мәдәни чара үткәрделәр. Чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International