Соңгы вакытта терроризм, экстремизм проблемасы глобаль проблемаларның берсенә әверелде.

2024 елның 22 марты, җомга

Шуны истә тоту мөһим: терроризм белән көрәшергә генә түгел, ә кисәтергә, кешеләргә үз яки башкаларның тормышларын саклап калу өчен гади белемнәр белән коралланырга ярдәм итәргә кирәк. Экстремизм һәм терроризмны профилактикалау максатыннан Шармыш авыл китапханәсендә барлык категория укучылары өчен «Терроризм җәмгыятькә куркыныч» мәгълүмати стенды янында «Людям планеты - мир без тревог и слез» дигән исем астында күзәтү узды. Стендтан китап укучылар терактларны кисәтү, терроризмга каршы тору, теракт булган очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International