Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль-психологик ситуацияләрдә калдыра.

2024 елның 22 марты, җомга

Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел, һәм бу – тискәре нәтиҗәләргә китерә. Алар авырлыклардан чыгу юлын наркотик, тәмәке төтененнән, аракыдан эзлиләр, ә бу исә төрле җинаятькә илтә. Мондый күренешләрне булдырмас өчен, без – мәдәният хезмәткәрләре алдына төрле социаль-актив позицияле,  тискәре күренешләргә: «Юк!» – дип кистереп әйтә белүче, үтемле сүзе белән башкаларга да ярдәм итә алучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Бу шәхес сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм яхшы белем алып, киләчәктә үзенең урынын табарга тиеш. Хокук бозуны кисәтү эшенең төп үзенчәлеге – башлангыч профилактика уздыру.  Шул максаттан 14 март көнне Олы Мәтәскә авылы  мәдәният хезмәткәрләре “Хокук бозуны ничек кисәтергә” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International