Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Талантларга бай авылым” дип исемләнгән бәйрәм һәм берләшмәләрнең отчет концерты уздырылды. Чарада катнашучылар үзләренең талантлары, якты образлары белән балкып тордылар. Сәхнәдән күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, матур җырлар, гармун моңнары, шаяртулар һәм дәртле биюләр яңгырады. Чара дәвамында залда бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде.
Бәйрәм уңаеннан китапханәдә кешелекнең иң гүзәл затларына – хатын-кызларга багышланган “Хатын-кызлар табыннарның бизәге, җирдә булган бөтен ямьнең үзәге” исемле күргәзмә тәкъдим ителде.