22 апрель көнне, «Спортивный Татарстан» һәм "Мәрхәмәтле Татарстан" республика акциясе кысаларында, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә укучылар арасында теннис ярышы үткәрде.
Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “Мәңге үлмәс Тукай” исеме астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә Габдулла Тукайның китаплары, фотосурәтләре һәм газета-журналлардан алынган мәгълүматлар куелды.
Анда Ямбулат һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары катнашты.
Шул уңайдан Яшь Гвардия иҗтимагый оешманың Теләче җирле булекчәсе башлыгы Теләче урта мәктәбе укучылары өчен Парлмаент дәресен үткәрде.
Китапханәче Алсу Фаляхова катнашучыларга китап укуга булышлык итүче киң масштаблы "Китапханә төне" акциясе турында мәгълүмат җиткерде һәм әлеге чараның программасы белән таныштырды. Акция кысаларында төрле кызыклы әдәби конкурслар, уенннар үткәрелде. "Әдәбият иленә сәяхәт", "Син моны беләсеңме?", "Иң яхшы бәяләмә", әдәби геройны хәрәкәт, ишарәләр белән тасвирлап бирү, конфет тулы серле сандыкны эзләү һ.б конкурсларда укучылар бик теләп катнаштылар. “Туган җирем-туган төбәгем” дип исемләнгән программа кысаларында үткән "Китапханә төне" укучыларыбызга туган җир, туган төбәк тарихына сәяхәт буларак тәкъдим ителде. Соңыннан "Китапханә кафе"сендә "кунак булып", яхшы кәеф һәм яңа кызыклы очрашулар көтеп өйләренә таралдылар.
26 апрель көнне Теләче ял паркында татарның бөек улы – Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан шагыйрьне, аның иҗатын хөрмәт итүче райондашларыбыз катнашында зур бәйрәм булды. Бәйрәм башында ук Тукай маршы яңгырап торды, сөекле шагыйребез китапларыннан, район күләмендә балалар арасында уздырылган рәсемнәрдән торган күргәзмәләр эшләде, Г.Тукай иҗаты буенча рәсем ясау конкурсы уздырылды. Бәйрәм шагыйрьнең шигырьләрен уку бәйгесе белән башланып китте: балалар берсеннән –берсе матуррак итеп Тукаебызның әсәрләрен тамашачыларга җиткерделәр. Балалар милләтебез көзгесе булган Габдулла Тукайга багышланган һәм үзләре иҗат иткән шигырьләр, шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар башкару бәйгеләрендә катнаштылар.
2016 елның 27 апреле көнне Теләче районныннан 20 кешедән торган делегация авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район ветеринария берләшмәсе белгечләре, хуҗалыкларның зоовет белгечләре Балык Бистәсе районының “Кулон” Агрофирмасында республика зонаара киңәшмәсендә катнаша. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы терлекләрен җәйге лагерьларга күчерү һәм 2016 елның 1 кварталына терлекчелек эшчәнлегенә анализ сораулары карала.
26 апрель көнне Баландыш балалар бакчасында халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Без Тукайлы халык” исемле бәйрәм үткәрелде. Бакча балалары шагыйрьнең әсәрләренә иллюстрация ясадылар,сөекле шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
19 – 22 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиадасының йомгаклау туры узды. Беренче турда барлыгы 12 меңнән артык укучы һәм студент катнашты. Аларның 500 е йомгаклау турына чакырылды. Катнашучылар татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиадасы биремнәрен башкардылар, Г.Тукай һәм М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация белән чыгыш ясадылар. Ял вакытларында көч сынашучылар Казан шәһәре буйлап сәяхәт иттеләр, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләре, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе һәм башка чараларда катнаштылар. Әлеге Халыкара олимпиадада Теләче урта мәктәбенең 11 а сыйныфы укучысы Фәсхетдинова Алинә “Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче” номинациясендә җиңү яулады. Алинә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булды һәм планшет белән бүләкләнде. Алинәне бу мәртәбәле олимпиадага югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н. Асадуллина әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
25 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары район күләмендә үткәрелгән куркынычсыз тәгәрмәч конкурс- ярышта булып кайттылар.Мәктәбебездә эшләп килүче “Светофор” түгәрәгенә йөрүче башлангыч сыйныф укучылары бу ярышта үзләренең ПДД буенча белемнәрен тикшерделәр. Ярышның “Велосипедта фигуралы йөрү” турында 3 нче призлы урынны алдылар.ПДД буенча уздырылган конкурслар укучыларыбызны төрле хәвефләрдән сакланырга өйрәтә, юлларда иминлекне арттыра.