Балалар бакчасының төп эш юнәлешләренең берсе булган музыкаль тәрбия бирүдә булган үзенчәлекләр, әлеге юнәлештә эшне оештыруның төп формалары турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 26 апрель көнне 3нче номерлы Теләче балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте. Семинарны ачып, бакча мөдире Габдулхакова Г.В. чыгыш ясады. Ул милләтебезнең йөзек кашы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилей көнне музыка җитәкчеләре очрашуның туры килеүен азсызыклап , семинарны “И туган тел, и матур тел” дигән җыр белән башлап җибәрүне тәгъдим итте. Семинарның беренче өлешендә музыка җитәкчеләре шөгылләр, мастер-класслар күрсәттеләр.
Семинарның икенче өлешендә Узәк, Теләче балалалар бакчасының музыка җитәкчеләре төрле актуаль проблемаларны һәм аны чишү алымнарын докладлар аша семинарда катнашучыларга җиткезделәр.
Семинарны йомгаклап, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия методисты Саетова А.Н. чыгыш ясады. Ул уз чыгышында музыкаль тәрбия бирү эшен федераль дәүләт белем стандарларына туры китереп оештырылу, музыка җитәкчесенең эшен планлаштыру үзенчәлекләре белэн таныштырды, музыка җитәкчеләрен һәм балаларны төрле конкурсларда актив катнашырга чакырды.
Барысы 6 команда катнашкан уеннар Саба районы һәм төньяк район командалары арасында үтте. Алар: Саба -1,Саба – 2, Саба -3, Теләче, Кукмара, Балтач командалары. Теләче командасы егетләре 3 урынга лаек булды. Команда составында төп Теләче мәктәбе укучылары иде, тренерлары: Мубаракшин Ф.М., Галимов Н.М.
2016 елның 25 апреле көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә, экологик акция кысаларында, Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Бариева Рузилә Барый кызының өй тирәсен чистартуда булыштылар.
Рүзилә апа әлеге ярдәмнән бик канәгать калды. Килгән “кунакларны” рәхмәт сүзләре белән озатты.
Ярышта республиканың 10 районы җыелма командалары катнашты, укучылар шахмат, өстәл теннисы,теория,иҗади конкурс та көчләрен сынадылар. Нәтиҗәләр буенча, Теләче районы командасы 4 нче урынга лаек булды,шәхси беренчелектә нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Спорт төрләре буенча:
Шахмат:
Яхин Рәдиф – 1 урын
Өстәл теннисы:
Тимербаев Илнар - 1 урын
Эстафета – 2 урын
Тукай айлыгы дәвам итә. Балалар Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итәләр. Үзләре дә бик активлар: Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясыйлар, кроссвордлар чишәләр, Тукай шигырьләрен ятттан өйрәнәләр.
Җир планетасының экологик торышы турында, табигатьнең гүзәллеген, байлыгын күрә белергә өйрәтү; җирнең барлык тереклек ияләре өчен уртак йорт булдыруга басым ясау, сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән үткәрелә. Әлеге дата кысаларында "Мәрхәмәтле Татарстан " акциясе уза. Әлеге акциягә Айдар мәдәният йорты эшчеләре һәм берләшмә членнары да актив катнашты. 22 апрель көнне авыл эчләрен тәртипкә китереп, чистарту эшләрен башкардылар. "Мәрхәмәтле Татарстан " акциясесендә бердәм катнаштылар.
Әлеге акциядә авылның яше-карты, мәктәп балалары да катнашкан.
Балалар бәйрәмдә Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.Зурлар төркемендә йөртүче балалар кечкенәләр төркеменә “ су анасы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Бакчабызның яшь баянчы Мухаметханов Айбулат баянда “Туган тел” көен уйнап күрсәтте. Балалар кызыксыну һәм шатлык белән әлеге бәйрәмдә катнаштылар.