25 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә IX сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 ел 25 нче мартында расланган № 538 /16 боерыгы нигезендә татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрелде . Әлеге тестта Югары Кибәхуҗа урта мәктәе укучылары да катнашты.Татар теленнән имтихан белән IX сыйныф укучылары өчен сынаулар башланып китте. Алдагы имтиханнарны тапшыруда укучыларга зур унышлар телибез.
Мәктәбебез хезмәткәрләре һәм укучылар мәктәп яны участогын һәм билгеләнгән территорияне тәртипкә китерү өчен өмәгә чыктылар.Ел саен уздырыла торган бу чара быел да оешкан төстә узды. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрү һәркем өчен дә күңелле шул. Максабаш мәктәбе коллективы мәктәп территориясен, беркетелгән участокларны төзекләндерү, чистарту эшләрен дәвам итә. Урамнарны, тирә - ягыбызны чиста, тәртиптә тоту һәркайсыбызның бурычы!
«Язгы изгелек атнасы» уңаеннан, 2016 елның 25 апреле көнендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре Төрек-Тәмте авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шакирҗанов Нургали Мөхәммәтҗан улына адреслы ярдәм күрсәтте. Өй тирәсен чүп-чардан арындыру, өй эчен җыештыру кебек эшләр башкарылды. Шулай ук Нургали Мөхәммәтҗан улын истәлекле бәйрәме туган көне белән дә котладылар.
25 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә районыбызның IX сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 ел 25 нче мартында расланган № 538 /16 боерыгы нигезендә татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрелде . Татар теленнән имтихан белән IX сыйныф укучылары өчен сынаулар башлана. Алдагы имтиханнарны тапшыруда укучыларга зур унышлар телибез.
Бу көнне китапханәче Газизова Р.Ш. китап укчыларга үзенең “Туган авылым – минем башкалам” исемле презентациясе ярдәмендә авыл тарихына күзәтү үткәрде һәм фикер алыштылар.
25 апрель көненә хуҗалыкларда 2400 тонна симәнә агуланган, 8300 гектарда күпеллык үләннәр, 2500 гектарда уҗымнар, 1300 гектарда зәб һәм пар җирләре тырмаланган; 4700 гектарда күпеллык үләннәр, 7800 гектарда уҗымнар тукландырылган. Агролак, Алан хуҗалыкларында “Сэт иле”-“Теләче” филиалының М.Җәлил бүлекчәсендә эш оешкан төстә бара.
Казаклар авылы китапханәсендэ 24 апрель көнне 7 - 8 класс укучылары белән берлектә Г.Тукайның тормыш юлы һәм ижатына багышланган “Тамчы – шоу” интеллектуаль уены үткәрелде. Бу уенда "Шүрәле" һәм "Былтыр" командалары үзара көч сынашты. Уен барышында 2 команда да үзләренең зирәклеген, тапкырлыгын күрсәттелэр. "Шүрәле" командасы берничә балга югары булып беренче урынны яулады.
23 апрель көнне "Шатлык" балалар бакчасы балалары белән "Тукай әкиятләрен укып үсәбез" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Китапханә бакчасында "Кәжә белән сарык" әкияте сәхнәләштерелде. Балалар бүреләр пешергән ботка белән сыйландылар. Бәйрәмнең икенче өлеше китапханәдә дәвам итте. Алар шагыйрнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, кичәбез яраткан шагыйребезнең шигырьләре, жырлары белән бергә үрелеп барды.
Анда Иске Җөри урта мәктәбе командасы катнашты. Велосипед йөртү ярашанда безнең команда беренче урын алдылар. Команданы уңышлары белән котлыйбыз!
Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында Тукай атналыгы дәвам итә. 25нче апрель көнне бакча тәрбиячеләре тарафыннан Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкияте сәхнәләштерелде. Әкият заманча стильда уйналды. Балалар өчен бу көтелмәгән тамаша сюрприз булды. Әкиятне балалар игътибар һәм зур кызыксыну белән карап утырдылар.