ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Яңа китаплар арасында олы яшьтәге китап укучыларга да, балаларга да онытылып укырлык, кызыктыргыч китаплар күп. Китапларның күбесе үз укучыларын табарга өлгерде дә инде.

Нәрсә соң ул библиотөн? “Библиотөн” – ул китап укуга булышлык итүче киң масштаблы акция. Бу көнне китап укучылар бөек язучы Г.Тукайның иҗаты турында белгәнннәрен тирәнәйттеләр һәм киңәйттеләр, викторина чиштеләр. Бөек Җиңү көне бәйрәме алдыннан сугыш турында китаплар укырга тәгъдим ителде. Укучылар китапларның бер өлешен инде укыганнар һәм үзләренең тәэсирләре белән бүлештеләр. “Китапханәгә килеп - үз китабыңны тап” исемле күргәзмәдән үзләренә охшаган китапларны алдылар.

Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштырылды, шигырьләре укылды. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар. Викторинаның җавапсыз калган сорауларына Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, сорауларга җавап бирделәр. Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр.  ”Тылсымлы да, серле дә Тукай әкиятләре” - рәсем конкурсына йомгак ясап,балаларга бүләкләр бирелде.

 

Әдәби кафедә “Тукай - сүнмәс йолдыз ул” исеме астында шигырь бәйгесе үтте. Һәр укучы сөекле шагыйребезнең шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Шулай ук Г.Тукайга багышланган кинофильм күрсәтелде.

"Мин һәм китап" дигән  фотосессия, "ирекле микрофон" дигән тукталышларда  алар үзләренең талантларын күрсәттеләр. Китапханәдә узган бу төн бик мавыктыргыч, кызыклы вакыйгаларга бай булды

Шармыш авыл китапханәсендә 22 апрель көнне  «Библионочь» - «Читай кино!» дип исемләнгән чара уздырылды. Монда катнашучыларны күңелле мизгелләр каршы алды: әкият геройлары белән очрашу, дөнья китапханәләре буйлап виртуаль сәяхәт, «Я выбираю супер героев» дип аталган конкурс, яраткан китап белән фотосессия, китапханә чәйханәсе,  «Подари библиотеке книгу» акциясе. Чара барышында «По этим произведениям снято кино» дигән китап күргәзмәсе эшләде. Ахырдан конкурсларда актив катнашучыларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 

23 апрель көнне Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче түгәрәкләргә йөрүче укучыларыбыз Кукмара районында үткәрелгән Р.И.Утямышев исемендәге “Мое Я в Большой Науке” дип исемләнгән ачык республика-күләм конференциясендә катнашып кайттылар.  “Туган  якны өйрәнү” секциясендә, “Иске имля язуының көнкүрешебездә чагылышы”дип исемләнгән чыгыш ясап, Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Гарәп теле графикасы” түгәрәгенә йөрүче,  9 сыйныф укучысы, Сахабиев Хабил-2 урынга лаек булды (җитәкчесе: өстәмә белем бирү педагогы  Сахабиева Люция Заһид кызы).

            Шушы ук секциядә “Самолет төшкән урын...” дип исемләнгән чыгышы белән, Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасындагы “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче, 7 сыйныф укучысы, Камалиева Рәфилә -3 урынны  яулады (җитәкчесе: өстәмә белем бирү педагогы Загидуллина Роза Тимерхан кызы).

Тирә- юнебезне җыештыру ул- экологияне чиста тору. Шул нияттән  “Гарәп теле графикасы” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы җитәкчелегендә,  Олы Мишә урта мәктәбе территориясендә җыештыру эшләрен башкардылар. Барлык балалар да һава торышы буенча киенгәннәр, әзерлек белән эшләргә дип килгәннәр иде. Җыештырган  бу урыннар чистарып, матураеп китте, хәтта үләннәре дә яшелләнеп калды. Балалар үзләре эшләгән эшләрдән канәгать булдылар, бик сөенештеләр.

       Ветеринарные специалисты Тюлячинского районного государственного ветеринарного объединения завершили вакцинацию  крупного рогатого скота частных подворий  против сибирской язвы и эмкара, а также вакцинацию овец и лошадей частных подворий  и КФХ  Тюлячинского района  против сибирской язвы.

С сегодняшнего дня – с 25 апреля ветеринарные специалисты   приступили  к  весенним планово -  профилактическим мероприятиям в частном подворье  по взятию крови для исследования на бруцеллез и лейкоз, начали проводить исследование на туберкулез. Одновременно будет проводиться и вакцинация коров против бешенства.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International