Бүген Баландыш төп мәктәбендә ясле – бакча балалары һәм укучылар Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
I класс – “Бала белән күбәләк”, “Шаян песи”,
II класс – “Кызыклы шәкерт”,
III-IV класс – “Эш беткәч уйнарга ярый”,
Vкласс – Кәҗә белән сарык”,
VI класс – “Шүрәле”,
VII класс – “Таз” әсәрен сәхнәләштереп, үзләренең сәнгатькә гашыйк икәнлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина К.Х. 22 апрель көнне мәктәптә өлкән сыйныф укучылары белән “Һөнәр сайлау җиңелме?” дип исемләнгән әңгәмә – дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә ул яшьләргә нинди һөнәр сайларга кирәклеген аңлатты. Укучылар үзләре дә сайлаган һөнәрләре турында сөйләде.
21 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә район балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә 1-11 сыйныф укучылары арасында Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан “Тукай – шигъри чишмәбез” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырылды. Бәйгенең максаты шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру гына түгел, ә укучыларда эстетик зәвык формалаштыру да иде. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр 26 апрель көнне мәдәният һәм ял паркында үтәчәк “Тукай язы – шигъри яз” шигърият бәйрәмендә катнашу хокукы алдылар.
21 нче апрель көнне Баландыш мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Бездә бүген Тукай көне” дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. 1-4 нче сыйныф укучыларына Г. Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган викторина сораулары куелды. Балалар 2 командага, “Былтыр” һәм “Су Анасы” командаларына бүленеп, бирелгән сорауларга бик оста һәм җитез җаваплар бирделәр. Кичә ахырында укучылар шагыйребез Г. Тукайның шигырьләрен сәхнәдә сәнгатьле итеп сөйләделәр.
20 апрель көнне "Язгы шәфкатьлелек атнасы" уңаеннан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, социаль хезмәткәрләр белән берлектә, Субаш авылының сугыш ветераны Егоров Иван Иванович белән очрашып, аның өй яннарын тәртипкә китерде. Бу изге эш мәдәният хезмәткәрләренә дә, шулай ук ветеранга да бик ошады.
Әлеге обелискка якыннары туганнарын искә алырга диеп килә. Авылыбызның уртасында урнаштырылган исемлек тактасы- истәлекләр саклау урыны- ул безнең горурлыгыбыз!
21 апрель көнне без мәдәният хезмәткәрләре, һәйкәл янын җыештырырга чыктык.
22 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә кино елы уңаеннан китапханә төнендә балалар белән Айдар Хәлим әсәре буенча төшерелгән «Өч аяклы ат» фильмын карау оештырылды.
Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды. Төп мәсьәлә – “Теләче муниципаль районының 2015 нче елда бюджет үтәлеше турында”.
Бу чарага 1-4 нче сыйныф укучылары чакырылды. Алар белән Г.Тукай иҗатына багышланган уен-викторина оештырылды. Китапханәче Назипова М.Х. "Тукай сүнмәс йолдыз ул"дигән күргәзмә белән таныштырып күзәтү үткәрде.
2016 елның 21 нче апрель көнне, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе психологы һәм белгече, Бөек җиңүнең 71 еллыгы якынлашу уңаеннан, 2 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында чара үткәрделәр.
Алар балалар белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап котлау открыткалары ясадылар. Әлеге чара балаларда сугыш ветераннарына карата хөрмәт уятырга өнди һәм шул ук вакытта аларның сәләтләрен ачырга да булыша. Үткәрелгән чарадан балалар бик канәгать калдылар.