“Бездә бүген Тукай көне”

2016 елның 22 апреле, җомга

21 нче апрель көнне Баландыш мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына  130 ел тулу уңаеннан “Бездә бүген Тукай көне” дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. 1-4 нче сыйныф укучыларына  Г. Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган викторина сораулары куелды. Балалар 2 командага, “Былтыр” һәм “Су Анасы” командаларына бүленеп, бирелгән сорауларга бик оста һәм җитез җаваплар бирделәр. Кичә ахырында укучылар шагыйребез Г. Тукайның шигырьләрен сәхнәдә сәнгатьле итеп сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International