"Укучыларның мәдәни көндәлеге" дигән проект нигезендә Баландыш авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучыларын чакырып "Татарстан-уртак йортыбыз" дигән дәрес уздырды. Безнең горурлыгыбыз булган шагыйрьләребез Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш, Р.Миннуллин, художник И.Шишкин турында сөйләп, көндәлекне тутыру тәртибен аңлатты.
Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфред кызы «Ел тәрбиячесе-2016” һөнәри бәйгесенең зона этабын уңышлы узып , республика күләмендә иң күп бал җыючы 40 педагог исемлегенә керде. 20-21нче апрель көннәрендә бу исемлеккә кергән педагоглар Казан шәһәрендә мастер класслар күрсәттеләр. Безнең музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. 24 номер астында чыгыш ясап, “Музыкаль тартма” исемле мастер класс күрсәтте.
Шул уңайдан китапханэдэ "Өлкәннәребез хөрмәткә лаек" дигән күргәзмә куелды.
21 апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия күчмә китапханә белән Җәнәй авылы башлангыч мәктәбендә булды. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан 1-4 сыйныф укучыларына "Габдулла Тукай - сүнмәс йолдыз ул!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина да чиштеләр. Сорауларга дөрес һәм төгәл җавап бирделәр. Ахырдан барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Китапханәче балаларны Г.Тукайның биографиясе белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар. Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр, соныннан күмәк «Туган тел» жыры башкарылды.
Әлеге бригаданың максаты район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда яшәүче авыр тормышлы, күп балалы гаиләләргә, ялгыз торучы һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм күрсәтү.
20 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Спортлы Татарстан” акциясе кысаларында язгы кросс үтте.Шулай ук мәктәбебездә ГТО атналыгы да бара. Бу акцияләрдә барлык укучылар да актив катнаша. Мондый акцияләр үткәрү укучыларда активлык уята, иҗади сәләтләрен үстерә,чыдамлылык сыйфатлары тәрбияли.Мәктәбебез укучылары тормышның кадерен белеп, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар.
20 апрель көнне «Язгы шәфкатьлелек атнасы» уӊаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. Иске Җөри авылында Гильмутдинова Э. гаиләсенә тәрбиягә алынган балалар янында кунакта булды. Китапханәче балаларга күчтәнәчләр һәм Габдулла Тукайныӊ әкиятләрен алып барды. Балалар бик кәнагать калдылар.
Балалар мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, совет язучыларының әсәрләре белән таныштылар.
21 – апрель көнне балалар бакчасына кунакка Максабаш авыл китапханәсе хезмәткәре Минһаҗева Л.В. килде. Ул Габдулла Тукайның балалар өчен язылган күп санлы китапларын алып килгән. Тукайның иҗаты белән таныштырып балаларга шигырьләр, әкиятләр укыды. Балалар аның шигырьләрен сөйләп, Габдулла Тукайның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичә ахырында “Күңелле викторина” үткәрелде һәм актив катнашкан балаларга бүләкләр таратылды.