21 апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия күчмә китапханә белән Җәнәй авылы башлангыч мәктәбендә булды.

2016 елның 22 апреле, җомга

21 апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия күчмә китапханә белән Җәнәй авылы башлангыч мәктәбендә булды. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан 1-4 сыйныф укучыларына "Габдулла Тукай - сүнмәс йолдыз ул!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина да чиштеләр. Сорауларга дөрес һәм төгәл җавап бирделәр. Ахырдан барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International