Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфред кызы «Ел тәрбиячесе-2016” һөнәри бәйгесенең зона этабын уңышлы узып , республика күләмендә иң күп бал җыючы 40 педагог исемлегенә керде. 20-21нче апрель көннәрендә бу исемлеккә кергән педагоглар Казан шәһәрендә мастер класслар күрсәттеләр. Безнең музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. 24 номер астында чыгыш ясап, “Музыкаль тартма” исемле мастер класс күрсәтте.