Максабаш балалар бакчасында Тукай атналыгы дәвам итә.

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

21 – апрель көнне балалар бакчасына кунакка Максабаш авыл китапханәсе хезмәткәре Минһаҗева Л.В. килде. Ул Габдулла Тукайның балалар  өчен язылган күп санлы китапларын алып килгән. Тукайның иҗаты белән таныштырып балаларга шигырьләр, әкиятләр укыды.  Балалар  аның шигырьләрен сөйләп, Габдулла Тукайның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичә ахырында “Күңелле викторина” үткәрелде һәм актив катнашкан балаларга бүләкләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International