21 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә район балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә 1-11 сыйныф укучылары арасында Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан “Тукай – шигъри чишмәбез” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырылды. Бәйгенең максаты шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру гына түгел, ә укучыларда эстетик зәвык формалаштыру да иде. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр 26 апрель көнне мәдәният һәм ял паркында үтәчәк “Тукай язы – шигъри яз” шигърият бәйрәмендә катнашу хокукы алдылар.