Утырышта район хакимияте башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, район ветераннар советы рәисе Мансур Газизов катнашты. Очрашуда ветераннар үзләрен борчыган сорауларга җавап алып, үз фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан “Балачак” курчак театры артистлары җыелган тамашачыга спектакль кърсщтте.
14 нче апрель көнне Казан шәhәрендә урнашкан “Корстон” кунел ачу узәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында “2015 ел хәйриячесе" исеменә республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Безнен районнан бу тантанага Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Фатихович Зарипов hәм Алан авылыннан күп балалы Шәрәфиевлар гаиләсе чакырулы иде.
Семенарның беренче өлешендә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре Шагимарданова Л.М.,Хузина Р.Г.,Хазинурова Г.Р.,Валияхметова Г.И. зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән ачык шөгыльләр күрсәттеләр.Семинарның икенче өлеше чыгышлар һәм мастер класслар белән дәвам итте .Шулай ук аттестация уздыру сораулары белән мәгариф бүлегенең аттестация буенча методисты Якупова Л.К. чыгыш ясады.
Семинар-совещание нәтиҗәләрен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. Семинар утырышы бик файдалы һәм эшлекле узды.
Мошковская балалар әдәбиятында аерым урын алып тора. Аның шигырьләре башкаларныкына охшамаган һәм гаять үзенчәлекле. Язучының балалар өчен язылган шигырьләрен укыганда өлкән яшьтәге шагыйрә түгел, ә киресенчә кечкенә бала язган дип уйлап куясың.
Әдәби сәгатьтә авторның биографиясе, туган көне һәм яшәгән урыны белән таныштырудан тыш, аның тормышындагы кызыклы фактлар, кызыксынулары турында да мәгълүмат бирелде. Балалар Эмма Мошковскаяның барлык китаплары белән дә танышып чыктылар, алардагы таныш өземтәләрне укыдылар. Шулай ук үзләренә ошаган әсәрләр буенча фикер алыштылар. Әйтеп үтәргә кирәк, авторның бүгенге көндә «Счастливый остров», «Самый счастливый остров» китаплары аеруча популяр.
2016 елның 14 апрель көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең педагог-психологы Г. Р. Зиннатова Теләче муниципаль районының 3 нче номерлы балалар бакчасында “Инвалид балалар һәм социаль яктан авыр тормышлы гаиләләрдән булган балалар белән эшләү методикасы” дип исемләнгән темага чыгыш ясады.
2016 елның 14 апреле көнне Корстон күңел ачу үзәгендә “Хәйрия – 2015” дип аталган тантаналы чарада җиңүчеләрне бүләкләү булды. Әлеге чарага безнең районнан муниципаль район башлыгы – И. Ф. Зарипов һәм Алан авылында яшәүче куп балалы Шарафеевлар гаиләсе чакырылды.
13 апрель көнне Алан авылы мәдәният йортында Ветераннар советының отчет сайлау җыелышы узды. Җыелышта Теләче районы Ветераннар советы председателе Газизов М.М., Теләче районы башлыгы урынбасары Фатхуллин А.Г., Теләче районы пенсия фонды җитәкчесе Мурсалимов М.М. лар катнашты. Җыелышта Ветераннар советының эшләгән эшенә отчет ясалды, яңа совет төзелде һәм Теләче районы ветераннар конференциясенә делегатлар сайланды.
Җыелыш ветераннар катнашында әзерләнгән концерт программасы белән башланып китте һәм тамашачылар күңеленә дә бик хуш килде.
2016 елның 13 нче апрель көнне «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре волонтерлар белән очрашу үткәрделәр. Бу очрашуда 16 нчы апрельдән башланып китүче «Язгы изгелек атнысы» дип исемләнгән Бөтенроссия ирекле акциясе турында сүз алып барылды.