2016 елның 11 нче апрель көнендэ Олы Нырсы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Писарев Алексей Иван улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Алексей Ивановичка Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Нырсы hәм Шадке авыл җирлеге башлыклары исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алексей Иванович бик көр күңелле кеше. 90 яшен тутырсада ул күп яшь буынны сокландырып гомер итүче ветеран. Кышын чангыда йөри, ә инде җәй җитүгә велосипедына утырып табигать кочагында вакытын үткәрә. Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
26 нчы апрель көнне татар халкынын бөек шагыйре Габдулла Тукайнын тууына 130 ел тула. Шул унайдан Баландыш авыл китапханэсендэ “Габдулла Тукай -татар поэзиясе күгендә кояш, ул балкый һәм мәңге сүнмәс” дигэн стенд эшлэнде.
14 нче апрель көнне Олы Нырсы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган республикакүләм “Хәтерләргә чакырам” фестиваленең район этабында катнашалар. Уңышлар телибез!
8 апрель көнне РСФСР ның мастер остасы Сәгыйть Гинятуллин призына багышланган , Теләче районы беренчелегенә көрәш ярышлары үткәрелде. Бәйгегә 2000 нче елгы һәм аннан да яшьрәкләр кертелә.Баландыш төп мәктәбенең Зәләлиев Фәнис җитәкчелегендә көрәш түгәрәгенә йөрүче бер төркем укучылары ярышта катнашты. Үз авырлыкларында түбәндәге укучылар уңышка иреште :
Галимов Данил – 1 урын, Шакиров Наил – 3 урын, Назипов Ильмир – 3 урын, Галимов Адель – 4 урын
10 нчы апрель көнне Балтач районында Теләче, Балтач, Саба , Кукмара районнары укучылары арасында бадминтон ярышлары уздырылды.Ярыш шәхси команда беренчелегендә3 яшь группасында , 2004 нче елгылар һәм аннан да олыраклар белән үткәрелде. Бәйге Татарстан республикасы бадминтончылар федерациясе раслаган «Бадминтон ярышлары үткәрү кагыйдәләренә” нигезләнеп алып барылды. Бу ярышта, әлбәттә, Баландыш төп мәктәбе укучылары да катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Сафина Альбина- 1 урын
Заббаров Адель – 2 урын
Гайнутдинов Алмаз – 2 урын
Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
Апрель чисталык,табигатьне саклау айлыгы. Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да бу акцияләрдә теләп катнашалар. Дәрестән тыш вакытларында,хезмәт дәресләрендә укучыларыбыз мәктәп янын тәртипкә китерергә,чәчәк түтәлләре әзерләргә чыгалар. Мондый төрдәге эшләр балаларга хезмәт тәрбиясе бирә,табигатьне яратырга өйрәтә. Укучыларыбыз язгы кояш нурларыннан энергия алып,саф һавада бик теләп эшләп керәләр.
13 апрель конне Телэче муниципаль районынын ААЖ «Сэт иле-Телэче» филиалынын Баландыш булекчэсендэ тракторларга хэм арбаларга дэулэт техник карау уткэрелде.
Эзерлекне тикшерудэ узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсенен житештеру-маркетинг булеге житэкчесе-И.Р.Баев, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.
Техниканы карауга барлыгы 14 берэмлек трактор, 4 берэмлек арба эзерлэнеп куелган иде. Тракторлар техник улчэу приборлары белэн тикшерелде. Тракторларнын эзерлеген тикшеру вакытында, механизатор белэн тээмин ителуве, аларнын тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларнын хэм арбаларнын учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.
Техникага куелган талэплэр хэм шулай ук, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде. Хэрбер трактор янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр), хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн.
13 апрель конне Телэче муниципаль районынын ААЖ «Сэт иле-Телэче» филиалынын Олы Мишэ булекчэсендэ тракторларга хэм арбаларга дэулэт техник карау уздырылды.
Техниканы карауга барлыгы 15 берэмлек трактор, 5 берэмлек арба эзерлэнеп куелган иде. Тракторлар техник улчэу приборлары белэн тикшерелде. Тракторларнын эзерлеген тикшеру вакытында, механизатор белэн тээмин ителуве, аларнын тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларнын хэм арбаларнын учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.
Техникага куелган талэплэр хэм шулай ук, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелде. Хэрбер трактор янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр), хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителгэн.
Эзерлекне тикшерудэ узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек иту идарэсе житэкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарэсе белгечлэре, хужалык житэкчесе хэм белгечлэре катнашты.
13 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә “Билгесезлек дөньясында Талантны үстерү буенча яхшы хәбәрдар булган мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнү” темасына методик утырыш булып узды.