ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

            2016 елның 11 апрель көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин үзенең белгечләре һәм Теләче муниципаль районының янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең тикшерүчесе Л.М.Хакимуллин белән берлектә ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча рейд үткәрделәр.

2016 елның 11 апрелендә Олы Мирәтәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Писарев Алексей Ивановичка 90 яшь тулды.Юбилярга Россия Президенты В.В.Пунинның котлау хаты тапшырылды. Теләче районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Мавлетханова Фәридә һәм Шәтке авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Фәрит Габдуллаҗан улы истәлекле бүләк һәм чәчәк тапшырдылар. Очрашу чәй табыны артында истәлекләр белән уртаклашып дәвам итте.  Бүгенге көндә ветеран  Олы Нырсы авылында яши,  котларга әлеге җирлек башлыгы Гиниев Р.Г. килде.

Теләче җирлекара китапханәсендә татар шагыйре, журналист, Татар милли хәрәкәте активисты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗановка 75 ел, татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре булган Рәшит Гәрәй улы Гәрәевка 85 ел, Татарстанның халык язучысы, фронтовик шагыйрь һәм язучы – прозаик, Тукай бүләге иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хисам Нуретдин улы Камалга 90 яшь тулу уңаеннан «Милли җәүһәрләребез» дип аталган күргәзмә эшләнде. Әлеге күргәзмәдә язучыларның иҗатлары турында мәгълүмат табарга, аларның әсәрләре белән танышырга мөмкин.

Укучылар беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы һәм аның космоска тәүге очуы белән таныштылар, презентация һәм видеороликлар карадылар. Дәрес ахырында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Дәрестә  сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләнде. Укучылар белән “Файдалы-зарарлы”, “Дөрес – дөрес түгел”, “Могҗизалар кыры” дигән уеннар уйналды, презентация күрсәтелде. Укучылар күп кенә файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар алдылар.

Әлеге күргәзмәгә Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, хезмәт батырлыгы, космоска беренче очышлар тарихы турындагы мәгълүматлар куелды. Күргәзмәдә шулай ук Ю.Гагарин, космонавтика көне турында шигырьләр белән дә танышып була.

Әлеге күргәзмә  12 апрель көнне билгеләнеп үтелүче Бөтендөнья космонавтика көненә багышланды. Укучылар Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, хезмәт батырлыгы, космоска беренче очышлар тарихы турындагы мәгълүмат алдылар. Күргәзмәдә шулай ук  космонавтика көне турында шигырьләр дә урын алды.

Зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары бүген космоска сәяхәт ясадылар. Балалар мультимедиа презентация ярдәмендә Юрий Алексеевич Гагарин, космонавтлар, Космос, космик ракеталар турында яңа белемнәр үзләштерде. Шулай ук үз белемнәрен төрле конкурс ярышларында сынатып та карадылар.Әлеге чара балаларда зур кызыксыну уятты.

12 нче апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган  “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше - очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Бүген Баландыш төп мәктәбендә бу көнгә багышланган күп кенә чаралар  үткәрелде.Чөнки 2016 елның 12 апрелендә Гагаринның беренче тапкыр космоска очуына 55 ел тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International