ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары вакытны бер дә бушка  уздырмый. Укучылартәнәфесләрдә  шашка - шахмат уйныйлар. Дуслар белән ярышу укучыларга  бик ошый, тәнәфесне алар көтеп алалар.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары  һәм укытучылары язгы каникулда  Республика күләмендә үткәрелгән иҗади конкурсларда актив катнаштылар.

9 сыйныф укучысы Гыйлметдинова Ләйлә  (Җитәкчесе- рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова И.М)Чаллы шәһәренең 78нче А.С.Пушкин исемендәге лицеенда үткәрелгән  “Пушкин укулары”ачык Руспублика иҗади конкурсында катнашып III дәрәҗә Диплом белән,  7 сыйныф укучысы Рахматуллина Энҗе  Казан шәһәрендә Дәүләт Советы бинасында үткән  халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать  эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның III республика конференциясендә  “Журналистика.”Кызыл тышлы” дәфтәрдән”номинациясендә I дәрәҗә Диплом белән (Җитәкчесе- тарих һәм җәмгыятьбелеме укытучысы- Рахматуллина А.Ә.) бүләкләнделәр. Мәктәп китапханәчесе Нигъмәтҗанова Х.Н. Т.Миңнуллин исемендәге конференциядә “Утырып уйлар уйладым” мәктәп китапханәчеләре номинациясендә лауреат булды.

 

Бүген Рахматуллина Э. Т.Миңнуллин исемендәге конференциядә катнашуы турында чыгыш ясады, Дәүләт Советы бинасы буенча үткәрелгән экскурсиядән алган тәэсирләре белән уртаклашты. 

Алар язгы эшләрне: канау казу, боз чабу һәм башка төр эшләрне башкардылар. Лаеклы ялдагы укытучы укучылар хезмәтеннән бик канәгать калды. Аларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Укучылар да үз чиратында бик канәгать булып кайттылар, мондый зур эшләр вакытында ярдәмгә килергә әзер икәнлекне әйттеләр.

Менә бик тиздән җылы яклардан яраткан кошларыбыз сыерчык, карлыгач, тургай, шәүлегәннәр һәм башкалар туган якларны сагынып кайтачак. Без дә сагындык инде аларны. Чут-чут итеп сайрауларын тыңлыйсыбыз килә. Әллә нинди борчуларны да оныттырып тора бит ул кошлар җырлавы.

Без, Лесной балалар бакчасы, буген балалар белән кошлар турында сөйләштек, аларның сурәтләрен проектордан карадык,  узенчәлекләрен өйрәндек. Сыерчык оялары һәм аларны ясаганда истә тотарга кирәкле кагыйдәләр белән таныштык: сыерчыкның “өе” барлык таләпләргә туры китереп ясалырга тиеш.  Ни өчен кереп-чыгу тишеген зур итәргә кирәкми? -мәчеләр һөҗүм итмәсен өчен . Аннан тишекнең өскәрәк ясалуының да сәбәбе бар: кошчыклар егылып төшмәсен өчен шулай эшләнә икән ул. Ояның эче бик җылы була. Сыерчык аңа урнашканчы башта һавасын алыштыра икән. Аннан соң да ул аны гел җилләтеп тора. Болай эшләмәгәндә кошкайлар тончыгып үләргә мөмкин.. Бу кагыйдәләр балаларыбызга әтиләре белән сыерчык оялары ясаганда кирәк булыр дип ышанып калабыз...
Бик  тиздән җырчы сыерчыкларның яңа ояларга куанып сайрауларын рәхәтләнеп тыңларбыз. Безнең Лесной  авылында элек-электән  сыерчыкларны оялар ясап каршы алалар. Сез дә елдан-ел кимеп баручы әлеге кошларны саклап калуда үзегезнең өлешегезне кертерсез дип ышанып калабыз. Без  һич кенә дә табигатьне пычратырга, кошларны рәнҗетергә тиеш түгел. Әйдәгез, табигатькә бергәләп ярдәм итик.  Сыерчыкларны матур оялар ясап сөендерик.

5-8 класс укучылары командалары викторина сорауларына җавап бирделәр, үзләренә куп кенә кызыклы мәгүлүмат алдылар, һәр класс концерт номеры әзерләде. Югары класс укучылары гәҗит чыгардылар.

4 нче  апрель көнне  Олы Мишә урта мәктәбендә ,3 нче чирек нәтиҗәләре буенча, ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналарны   мәктәп директоры Сафин А.С.,  директор урынбасарлары  Хамидуллина Р.Ф  һәм Мухаметова Р.Х. укыту һәм тәрбия эше торышы белән таныштырдылар. Шулай ук  быелгы уку елында булачак имтиханнардагы үзгәрешләр , балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтү  мөмкинлеге турында сөйләп үтелде. Әти-әниләргә ачык дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда катнашырга тәкъдим ителде.

Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә.Уеннар, бигрәк тә рольле уеннар, балаларны активлаштыра һәм уйлап табучанлыкны, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерә.Уенның максаты:  балаларны көндәлек тормышны, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне чагылдырып уйнарга  этәрү. Әлеге уен өчен уңайлы атрибутлар сайлау, җирлек тудыруда мөстәкыйльлек камилләштерү. Өлкәннәр эшчәнлеген уенда күрсәтергә, гаилә эчендәге вазифаларны дөрес бүленешен аңлап эш итәргә өйрәтүне дәвам итү. Коллектив уйнауга карата кызыксынуны үстерү. Әхлак тәрбиясен ныгыту.

3нче  балалар бакчасыннан яшь талантлар  «ЧУДО-ПЕСЕНКА» Бөтенроссия вокал фестивале- конкурсында катнаштылар. Бу конкурста топ тәләп, һәр-бер баланың җырлаганнын дискка яздырып шушы конкурска җибәрү иде. Музыка җитәкчеләре конкурска бик теләп катнаштылар аларга зур ярдәм итүче әти-әниләр булып торды.

Бу чарага «Я за здоровый образ жизни» дип аталган күргәзмә куелды. Күргәзмәгә яшүсмерләргә үзләрен начар гадәтләргә иярмәс өчен ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат куелды. Балалар китапларны карап төрле ситуацияләр турында фикер алыштылар. Сәламәтлек темасына багышланган рәсем һәм рефератка конкурс игълан ителде.

Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укчылары иртә яздан бакчада утырту өчен помидор, борыч кәлшәләрен тәрәзә төпләрендә үстерәләр. Яз көне авыл халкына да сатып, мәктәпкә кирәкле товарлар алырга планлаштырып торалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International