Сәнгать мәктәбе халык уен кораллары оркестры (Җитәкчеләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гасимов Филари т Мөнир улы, сәнгать мәктәбе баян укытучысы Халиуллин Фидәис Зиннәтулла улы)уңышлы чыгыш ясап, жюри әгъзаларының күңелләрен яуладылар. Шулай ук вокал ансамбль номинациясендә дә безнекеләр сынатмады, 3 дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Үз һөнәренә тугры булып сәнгать очен янып, көеп йоргән укытучылар алар - Теләчебезгә тагын бер горурлык.
Әлеге дәреснең максаты - балаларга туган як тарихын өйрәтеп, халык тардицияләрен саклау.
Урта Мишә авыл китапханәсендә "Китап белән мин үсәм һәм алга барам" дигән чара булды. Анда китап укырга яратучы балалар катнаштылар. Алар төсле китапларны карап, үзләренә ошаган язмаларны кычкырып укыдылар. "Балалар китабы - сихри бер дөнья" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Әлеге күргәзмә Теләче районы яңадан торгызылуга 25 тулуга багышлана. Бу китап күргәзмәсе районнан чыккан язучылар белән танышып барырга мөмкинлек бирә.
Китапханәче балаларга «Тылсымлы сандык»та кызыклы китаплар, әкиятләр алып керде.
Олы Нырсы авыл китапханәсендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап “Мәңге яши - Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә 2 өлештән тора: беренче өлеше - олылар өчен, икенче өлеше - балалар өчен. Китап укучыларыбыз күргәзмәдән файдаланалар.
Һәр атна дүшәмбе көнне узып киткән атнага йомгак ясау, нәтиҗә чыгару, уңышларны билгеләү,кисәтүләр ясау өчен иртәнге линейка уздырыла. Баландыш төп мәктәбендә бу атнаның линейкасында дежур укучылар һәм уку комиссиясе членнарының чыгышы тыңланды. Алдагы атнада ярышларда җиңүчеләрне котладылар.
1 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры Рабит Батулланың “Кичер мине әнкәй” спектаклен тамаша кылды. Якташ артистларыбыз Ильнар Низамиев, Айдар Фаттрахмановлар уйнаган спектакль тамашачы күңеленә хуш килде.
Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр-студиясе Н.Гернетның “Дорофей маҗаралары” исемле әсәре белән катнашып дипломга, ә театрның җитәкчесе Ф.М.Миннекаев фестивальнең Рәхмәт хатына лаек булды.
1 апрель – “Көлке көне” уңаеннан Баландыш мәдәният йортында 8 нче сыйныф укучылары белән көлке көненә карата көлүнең тормышта әһәмиятен төшендерү максатыннан “Хуҗа Насретдин кунакка чакыра“ дигән бәйрәм кичәсе үткәрдек. Укучылар шаянлыкта, зирәклектә, җитезлектә, тапкырлыкта үзләрен сынадылар. Шаян такмаклар чыгардылар, рольләргә бүленеп Хуҗа Насретдин мәзәкләрен сәхнәләштерделәр. Кичәдә катнашучы һәр кеше уку дәверендә мәктәптә, дәрес вакытында булган кызыклы вакыйгаларны искә төшердек. Безнең девизыбыз: “Елмаеп, көлеп яшик!” – булды.