Бәйрәм, башка очрашулар шикелле үк дус- җылы компаниядә үтте, ләкин бу көнне башка көннәрдән аермалы буларак, билгеләнгән тема буенча эш бармады. Алар алдагы куелган биюләрне күз аллап, искә төшереп, киләчәккә планнар корып, фотокарточкаларны карап хатирәләр яңарттылар, кабат очрашу теләге белән өйләренә таралыштылар.
Көлке көне- алдау көне бөтен планета буйлап нык адымнар белән безгә рух, дәрт, дәрман, кәеф өстәп йөри. Шул уңайдан Айдар мәдәният йортында берләшмәгә йөрүче балалар белән кызыклы әңгәмә,үткәрелде. Мәзәкләр сөйләнде һәм табышмакларга җаваплар таптылар.Кызыклы уеннарда катнашып күңел ачтылар. Әлеге чара балаларның иҗади сәләтләрен ачу, тапкырлыкларын арттыру; күңел ачу чарасы буларак, сәламәтлекләрен ныгыту; барлык балаларның да актив катнашуларына ирешү максатыннан үткәрелә.
-Дежур сыйныф отчеты;
-“Эковесна” икеайлыгы планы белән таныштыру”
- Язгы ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре;
- “Бөек җинүгә 71 ел” план белән таныштыру;
-Укучыларның уңышлары.
Халыкара балалар китабы көнен китап яратучы, китап укучы балалар, язучылар, шагыйрьләр, китапханәчеләр бәйрәме дип кабул итү дә дөрес булыр. 2 апрель көнне, Айдар авылы китапханәсендә, “Китапларның якын дусты булсын иде һәр бала” исемле кичәдә дә иң актив китап укучы балаларны әлеге бәйрәм белән тәбрикләдек. Алар бу бәйрәмнең тарихы, язучыларыбыз тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән таныштылар, әдәби табышмаклар чиштеләр һәм "Китап+мин= дуслар" исемле фотосессиядә катнаштылар. Соңыннан С.Т.Аксаковның «Аленький цветочек» әкиятен карадылар.
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.Шул уңайдан 1 нче апрель көнне Максабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә "Халыкара кошлар көне"нә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
Әлеге чара районыбыз оешканга 25 ел туу уңаеннан үткәреләсе бэйрэмгэ әзерлек алып бару уңаеннан оештырылды. Презентацияда авылыбызның тарихы, аның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында мәгълүмәт һәм әлбәттә китапханә тарихы чагылыш тапкан иде.
04 апрель көнне, Айдар авылында яшәүче Тәзкирә әби Зайнуллинага 90 яшь тулды. Аны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Айдар авыл җирлеге башлыгы Булат Хайруллович тәбрик итеп РФ Президенты В. Путинның тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк тапшырды.
2 апрель көнне Шармыш авыл китапханәсендә танылган балалар язучысы Х.Х.Андерсенның туган көненә багышланган «Ханс Христиан Андерсен великий датский сказочник» дип исемләнгән күргәзмә – кроссворд куелды. Мондый күргәзмәләр балаларны кроссворд сорауларына җавап эзләр өчен китапларга мөрәҗәгать итәргә этәрә.
Шуларның берсе – Халыкара кошлар көне. 1 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә уздырылган "Язны сәламли кошлар" исемле уен-викторинаның төп максаты: укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кошларны танып белергә өйрәтү, аларның табигатьтә, кеше тормышындагы ролен, авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү. Бу чарада ике команда катнашты. Балалар табышмакларга җавап эзләделәр, "Мәкальне дәвам ит", "Әйтеп бетер", "Кайсы кош икәнен билгелә" бәйгеләрендә актив катнаштылар, буталган хәрефләрдән кош исемнәре җыйдылар, сынамышларны искә төшерделәр. Соңыннан китапханәче кошлар турындагы китапларга күзәтү ясады.
Чөнки балалар белән үткәрелгән мавыктыргыч уен шоу бик күңелле үтте.”Елмаеп, көлеп яшик” дигән китап күргәзмәсенә юмористик хикәяләр, мәзәкләр куелды. Балалар кызыклы табышмакларга җавап таптылар һәм шаян хикәяләр укыдылар.