ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Китапханәче белән укучылар  китапханәгә килгән газета-журналларга күзәтү ясадылар.  Китапханә “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Салават күпере” исемле газета-журналлар алдыра. Балалар бик кызыксынып газета-журналлардагы хикәяләрне, шигырьләрне укыдылар, рәсемнәрне карадылар. Чара үзенчәлекле үтте.


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 22 март көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кабул иткән профессиональ стандартларга туры китерү максатыннан, беренче ярдәм күрсәтү буенча, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләренә укыту үткәрелде. Укуны Министрлыкның кадрлар әзерләү үзәге белгечләре оештырды. Укуда катнашкан һәр кешегә сертификатлар тапшырылды.

22 нче март көнне “Батыр” спорт комплексында 2002-2004 нче елгы малайлар һәм кызлар арасында кул көрәше ярышлары үтте.Районда кул көрәше спорт төрен пропагандалау максаты белән уздырылган ярышта Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты.Укучыларыбыз ярышта уңышлы чыгыш ясадылар.Гайнуллина Й. -1нче урын, Шаймарданов Р. -2 нче урын, Баймухаметова В.һәм Домолазов М. 3 нче призлы урын алдылар.Сәламәт яшәү рәвеше алып барган, спорт сөюче дусларыбызга уңышлар телибез.

Ул балалар абонементыннан башланып китте. Иң элек китапханә, әбүнә, уку залы, формуляр, күргәзмә төшенчәләренең мәгънәләре аңлатылды, шулай ук, балалар китапханәче һөнәре турында белделәр, китапханәнең бүлекләре; үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Соңыннан бергәләп нәни китапчыклар, җәелмәле китаплар, уенчык – китаплар һәм төрле темаларга багышланган энциклопедияләрне карап чыктылар.

Әлеге сәяхәт мәктәпкәчә яшьтәге балаларда зур тәэсир калдырды. Балалар да, тәрбиячеләр дә китапханәгә экскурсиягә килүләренә бик шат булдылар.  

Китапханәдә бу темага багышланган китаплар күргәзмәсе куелды. Очрашу вакытында китапханәче балаларга чүпрәктән курчак ясап күрсәтте, курчак театры, курчакларның төрләре турында мәгълүмат бирде.

Айдар авылы китапханәсендә, татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Клара Булатованың 80 яшьлегенә багышлап әдәби дәрес үткәрелде. Әлеге чара авторның “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән шигыре белән башланып китте. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, "Сарманның данлы кызы-әдәбият йолдызы" күргәзмәсенә күзәтү ясады, презентация күрсәтелде. Чара ахырында катнашучылар талантлы шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар һәм китапларын өйгә укырга алдылар.

Бәйрәм  Нәүрүзбикә килү белән башланып китте. Балалар һәм авыл кешеләре төрле спорт уеннарында катнаштылар. Килгән кунаклар кайнар коймак, казанда пешкән ботка белән сыйландылар. Бәйрәм көне буе дәвам итте.

"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында  19 март көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Нәфига апа Ибрагимованың  өендә булып  З.Кадырованың  "Синсез килгән язлар", Г.Галимуллинаның “Җиләкле тау сере” дип исемләнгән китаблары һәм яңа газета-журналлар белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International