ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

Олы Мишә авыл китапханәсендә Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатовага 80 яшь тулу уңаеннан “Язмышымда язлар булып кал” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәгә куелган китапларында шагыйрә калку бер сыйфат –хатын-кыз кичерешләрен һәрьяклап тулы итеп ачып күрсәтә. Күп кенә шигырьләрендә ул Ана булып та, бала булып та уйлый. Шуның белән шагыйрә буыннар бәйләнешен ныгыта, үткәнне киләчәккә тоташтыра. Бала психологиясен гади һәм тулы итеп ачып бирә.

Бу чарада Күкчә авылы китапханәчесе үзенең кул эшләре күргәзмәсе белән катнашты.

Максабаш авылы китапханәчесе хәбәр итүенчә, мәдәният йорты хезмәткәрләре V Бөтендөнья татар эшмәкәрләре конгрессы кунаклары өчен "Аулак өй" фольклор күренеше белән чыгыш ясадылар.

Баландыш авыл китапханәсендә балалар белән "Кошлар-безнең дуслар" дигән темага рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. 2 нче сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпанның рәсеме беренче урынга лаек булды һәм аңа истәлекле бүләк тапшырылды.

Район мәдәният йортында авыл җирлекләре тарафыннан күргәзмә оештырылды һәм районыбыз үзешчәннәре тарафыннан  зур концерт программасы күрсәтелде. Әлеге чарада Урта Мишә авылы китапханәчесе дә катнашты.

Шармыш авыл китапханәсендә «Яшә китап» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәнең максаты – укучыларда китапка карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү. Балалар белән «Правила обращения с книгой» темасына әңгәмә уздырылды.

V нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре делегациясенә Айдар авыл җирлеге күргәзмәсен китапханәче А.Фаляхова тәкъдим итте.

22 нче март көнне Арча педагогик көллияттә “Яңгыравык шигырь тамчылары” дип исемләнгән республика күләм шигырь  конкурсы булып узды. Айдәр башлангыч мәктәбе укучылары Фаттахова И., Шайхутдинова Д. шул ярышта катнашып  III дәрәҗә диплом  белән бүләкләнделәр.

Әлеге турнирда безнең районнан да көрәшчеләр катнашты. Нургалиев Раилгә 3 урын очен ир-егет һәм хатын-кызлар арасында билбау  корәше буенча ин яхшы спортчы номинациясендә Кубок һәм Федерация Президенты Дипломы тапшырылды. 

12 команда арасында Иске Җөри урта мәктәбе командасы I урын алып кайтты.Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International