Олы Мишә авыл китапханәсендә Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатовага 80 яшь тулу уңаеннан “Язмышымда язлар булып кал” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәгә куелган китапларында шагыйрә калку бер сыйфат –хатын-кыз кичерешләрен һәрьяклап тулы итеп ачып күрсәтә. Күп кенә шигырьләрендә ул Ана булып та, бала булып та уйлый. Шуның белән шагыйрә буыннар бәйләнешен ныгыта, үткәнне киләчәккә тоташтыра. Бала психологиясен гади һәм тулы итеп ачып бирә.