ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2016 ел
сишәмбе

21 нче март көнне Теләче урта мәктәбе район мәдәният йортында  Теләче районы   төзелүгә 25 ел тулуга багышланган зур концерт куйды. Концертның эчтәлеге , бизәлеше  туган ягыбызның бай табигатенә һәм эш сөючән бердәм халкына багышланган иде. Катнашучыларның һәр чыгышы тамашачылар күнелендә җылы хисләр уятты. Концерт күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын, районыбыз үссен, зурайсын дигән теләкләр белән, укытучылар  хоры  белән тәмамланды.

22 март көнне “Батыр” спорткомплексында “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе  Балалар  сәламәтләндерү  үзәге белән берлектә 2002-2004 елда туган егетләр һэм кызлар арасында кул көрәше буенча ярышлар уткәрде. Барлыгы 12 команда,151 укучы катнашты.

2016 елның 21 нче март көнендэ Баландыш  авылында яшәүче тыл ветераны  Галимова Фәйрүзә Шагимардан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фәйрүзә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Баландыш авылы җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Бугенге кондә, тормышка шокер итеп яши Фәйрүзә апа. Тәрбияләп үстергән 5 баласын дуртесе бугенге кондэ исэ-саулар. 4 баласы, 16  оныгы, 35 оныкчыгы арасында бәхетле әби булып яши юбилярыбыз.  Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

С 16 марта 2016 года объявлен прием заявок на участие в конкурсном отборе сельскохозяйственных потребительских кооперативов для участия  в ведомственной целевой программе «Развитие сельскохозяйственной потребительской кооперации в Республики Татарстан на 2015-2017 годы».

Извещения о проведении конкурса, документов и информации, связанной с проведением конкурса на официальном сайте: agro.tatarstan.ru/, в разделе  «Гранты фермерам, сельхозкооперативам и субсидии ЛПХ», подразделе «Развитие материально-технической базы сельскохозяйственных потребительских кооперативов».

Шармыш авыл китапханәсендә Кырымның һәм Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе составына кушылуына ике ел булуга багышланган чаралар үткәрелде: «Россия и Крым - мы едины» темасына әңгәмә, «Все о Крыме» темасына викторина уздырылды. «Язык дружбы не нуждается в переводе» һәм «Я вырос здесь и край мне этот дорог» дип аталган мәгълүмат   почмаклары эшләнде.

19 март көнне Теләченең  “Батыр”  спорт комплексында 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында җырчы Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш ярышлары уздырылды. Бу бәйгедә Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче Мараков Ислам да катнашты. Ул күпчелек көндәшләрен келәмдә җиңеп, дәрәҗәле 2нче урынга лаек булды һәм танылган җырчы Салават Фәтхетдинов аңа кубок һәм мактау грамотасы  тапшырды.

 Дүшәмбе көнне балалар бакчасына Ислам кубогын һәм грамотасын алып килгән иде. Ул балаларга үзенең ярышта катнашуы һәм ничек итеп кубок алуы турында  горурланып сөйләде. Балалар  аның бүләкләренә шаккатып карап тордылар,бигрәк тә малайлар “ак көнләшү” белән аңа төрле сораудар бирделәр. Киләчәктә  үзләре дә мондый ярышта катнашырга теләкләре барлыгын белдерделәр.

Китапханә хезмәткәрләре балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Китапханәченең мавыктыргыч сөйләме әкренләп викторинага алып кереп китте, аның ярдәмендә алар язучы турындагы белемнәрен ныгыттылар. Очрашу “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җырын башкару белән тәмамланды, чөнки Клара Булатова җырлары безне туган ягыбызны яратырга, үз мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтә.    

Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 20,9 кг. туры килэ, Алан ҖЧҖ, барлык савылган сөте 11853 кг.,1 сыерга 19,1 кг. туры килә, Тан ҖЧҖ 1 сыерга 19,0 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  13,4 кг.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International