Безнең спортсмен.

2016 елның 22 марты, сишәмбе

19 март көнне Теләченең  “Батыр”  спорт комплексында 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында җырчы Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш ярышлары уздырылды. Бу бәйгедә Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче Мараков Ислам да катнашты. Ул күпчелек көндәшләрен келәмдә җиңеп, дәрәҗәле 2нче урынга лаек булды һәм танылган җырчы Салават Фәтхетдинов аңа кубок һәм мактау грамотасы  тапшырды.

 Дүшәмбе көнне балалар бакчасына Ислам кубогын һәм грамотасын алып килгән иде. Ул балаларга үзенең ярышта катнашуы һәм ничек итеп кубок алуы турында  горурланып сөйләде. Балалар  аның бүләкләренә шаккатып карап тордылар,бигрәк тә малайлар “ак көнләшү” белән аңа төрле сораудар бирделәр. Киләчәктә  үзләре дә мондый ярышта катнашырга теләкләре барлыгын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International