17 март көнне Теләче балалар китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен, Клара Булатова әсәрләре буенча “Клара Булатова - кабатланмас шәхес, талантлы әдибә” дип аталган әдәби уку үткәрелде.

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Китапханә хезмәткәрләре балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Китапханәченең мавыктыргыч сөйләме әкренләп викторинага алып кереп китте, аның ярдәмендә алар язучы турындагы белемнәрен ныгыттылар. Очрашу “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җырын башкару белән тәмамланды, чөнки Клара Булатова җырлары безне туган ягыбызны яратырга, үз мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтә.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International