Кул көрәше ярышлары/

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

22 нче март көнне “Батыр” спорт комплексында 2002-2004 нче елгы малайлар һәм кызлар арасында кул көрәше ярышлары үтте.Районда кул көрәше спорт төрен пропагандалау максаты белән уздырылган ярышта Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты.Укучыларыбыз ярышта уңышлы чыгыш ясадылар.Гайнуллина Й. -1нче урын, Шаймарданов Р. -2 нче урын, Баймухаметова В.һәм Домолазов М. 3 нче призлы урын алдылар.Сәламәт яшәү рәвеше алып барган, спорт сөюче дусларыбызга уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International