Ул балалар абонементыннан башланып китте. Иң элек китапханә, әбүнә, уку залы, формуляр, күргәзмә төшенчәләренең мәгънәләре аңлатылды, шулай ук, балалар китапханәче һөнәре турында белделәр, китапханәнең бүлекләре; үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Соңыннан бергәләп нәни китапчыклар, җәелмәле китаплар, уенчык – китаплар һәм төрле темаларга багышланган энциклопедияләрне карап чыктылар.
Әлеге сәяхәт мәктәпкәчә яшьтәге балаларда зур тәэсир калдырды. Балалар да, тәрбиячеләр дә китапханәгә экскурсиягә килүләренә бик шат булдылар.