ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Җылы яклардан туган якларыбызга кошлар кайта. Шул уңайдан 18 март көнне Баландыш авылы мәдәният йортында, киапханәче белән берлектә рәсем ясарга яратучылар берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Кошлар – безнең дусларыбыз!” – дигән рәсем конкурсы оештырылды.Укучылар үзләренең яраткан кош рәсемнәрен ясадылар. Рәсем ясау бәйгесендә иң яхшы рәсем остасы итеп Чулпан Мубаракшина билгеләнде. Ахырдан һәрбер катнашучыга бүләкләр тапшырылды.

19 март көнне Субаш авыл клубында “Бер күрешү үзе бер гомер” исемле матур кичә уздырылды. Кичәдә Балык Бистәсе районы Алан –Полян авылы клубы каршында шөгыльләнүче үзэшчәннәр катнашты.  Кичә бик матур һәм эчтәлекле булды.

Балалар иҗат үзәгеннән 95  бала катнашты: өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә эшләп килүче “Сюрприз” бию коллективы (4 группа), “Тамчылар” бию коллективы (җитәкчеләре Самигуллина Гөлназ Мәгсут кызы), “Балачак” бию коллективы (җитәкчеләре Шаипова Раъно Исам кызы), вокал- соло номинациясендә – Нигматзянов Данияр Булат улы (җитәкчесе Нигматзянова Ландыш Илсур кызы).

Зона этабында катнашкан 6 район. Аларның бу: Теләче районы, Саба районы, Арча районы, Балтач районы, Әтнә районы, Биектау районы. Катнашкан 900-гә якын кеше.
          19 мартта 2016 елның Арчада узды беренче сайлап алу туры ХVI республика телевизион яшьләр фестиваленең эстрада сәнгате "Созвездие-Йолдызлык 2016". Беренче көнне безнең районнан катнашкан 162 катнашучының.

 17 март көнне Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Балкыш" фольклор берләшмәсе көче белән V Бөтендөнья татар эшкуарлар конгресы кунаклары каршында "Сепарат аерту өмәсе" белән чыгыш ясадылар.

Һәм алар ниндидер яңалыкны яратып кабул итәләр. Айдар авылы мәдәният йортында  "Бәхетле балачак" берләшмәсенә  йөрүче   балалар  төсле җепләрдән матур аппликацияләр   ясау   белән шөгыльләнәләр. Чираттагы   аппликация   Теләче районы оешуга 25 ел тулу уңаеннан әзерләнде. 

Бәйрәм  Нәүрүзбикә килү белән башланып китте. Балалар һәм авыл кешеләре төрле спорт уеннарында катнаштылар. Килгән кунаклар кайнар коймак, казанда пешкән ботка белән сыйландылар. Бәйрәм көне буе дәвам итте.

Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы - ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Шуңа күрә наркоман - яшүсмерләр белән түгел, наркоманиянең таралуына уңай шартлар тудырган өлкәннәрнең хаталарын булдырмау өчен көрәшергә кирәк. Наркомания – замана чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту!  

Шушы теманы яктыртып 20 мартта Баландыш мәдәният йортында студентлар белән түгәрәк өстәл артында “Наркомания – замана чире” дигән әңгәмә оештырылды.

19 нчы март көнне  “Батыр” комплексында  2000 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Татарстанның халык, Башкортстанның,Россиянең атказанган артисты,бөтендөнья  автоспорт класс мастеры Фатхетдинов Салават Закиевич призына билбау көрәше үткәрелде. Безнең  Максабаш башлангыч мәктәбеннән укучыбыз Дәүләтшин М. Үз авырлыгында 3 урынны алды. Аны җиңүе  белән котлыйбыз!  Укуында да зур уңышларга ирешүен, ныклы  сәламәтлек  телибез.

18 март Максабаш башлангыч  гомуми белем  бирү  мәктәбендә  каникулга китәр алдыннан барлык укучыларга да үтәлергә тиешле  куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, чирек нәтиҗәләре  буенча  мәктәп  күләмендә  гомуми  линейка  үткәрелде.Линейкада  укуның сыйфаты , каникул  вакытына  эш  планы белән  таныштырылды .  Укучыларга   куркынычсызлык  кагыйдәләре  буенча  инструктаж   үткәрелде.  Күңелле ял итегез, укучылар!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International