19 нчы март көнне “Батыр” комплексында 2000 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Татарстанның халык, Башкортстанның,Россиянең атказанган артисты,бөтендөнья автоспорт класс мастеры Фатхетдинов Салават Закиевич призына билбау көрәше үткәрелде. Безнең Максабаш башлангыч мәктәбеннән укучыбыз Дәүләтшин М. Үз авырлыгында 3 урынны алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз! Укуында да зур уңышларга ирешүен, ныклы сәламәтлек телибез.