Буген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә язгы каникул чорына “Юлларда сак бул!”, “Язгы бозга ышанма!” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре уздырылды, укучыларга сулыклар тирәсендә йөрмәскә, олы юлда уйнамаска, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска кирәклеге әйтелеп китте. Барлык укучыларга чирек билгеләре чыгарылды.
21 -29 нчы март көннәренә Олы Мишә урта мәктәбе укучыларына язгы каникул ялы бирелде.Каникулга китү алдыннан укучыларга инструктаж үткәрелде.Хезмәтне саклау буенча җаваплы Газизуллин Р.А. язгы су басу куркынычсызлыгы, янгын куркынычсызлыгы , юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча мәгълүмат бирде. Директор урынбасары Хамидуллина Р.Ф. язгы каникул чорына төзелгән эш планы , консультацияләр графигы белән таныштырды.Балаларга имин ял көннәре телибез.
18 март көнне Казанның Идел буе спорт һәм туризм академиясендә “ Learn to win” буенча регион конкурсы булып узды. Бу конкурста Теләче урта мәктәбеннән Каримуллина Диләра (укытучысы Гимаева А. С.) 2 урынны алды, ә Закиров Ильсур (укытучысы Хамидуллина Л.К.) “Иң яхшы креатив” чишелеш номинациясендә җиңүгә иреште. Укучылар диплом һәм бүләкләргә лаек булдылар. Укытучыларга рәхмәт хаты тапшырылды.
Нәүрүз сүзе “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул көнне өйдән өйгә кереп “нәүрүз” әйтеп йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.
Бүген без бакчабызда да татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын истә калдыру максатыннан Нәүрүз бәйрәме оештырдык. Бәйрәмдә балаларның күңелендә истә калырлык бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар булды. Яз кызы Нәүрүзне каршы алу һәм аның белән күңелле “Очты-очты”, “Күрсәт әле үскәнем!” күмәк уеннарын уйнау, мәктәпкә әзерлек ,зурлар төркеме кызларының “Умырзая” биюе, Иделиянең яз турындагы җыры , “Очты-очты”, “Күрсәт әле үскәнем!” күмәк уеннары һ.б. Бәйрәмнән барлык балалар да канәгать калдылар. Ә без татар халкының милли җәүһәрләрен саклап калуда зур өлеш керткәнебезгә горурлык хисе кичердек. Нәүрүз мөбәрәк булсын!
19 март көнне Шәтке авылында авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре , мәктәп белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм Нәүрүзбикә килү белән башланып китте. Балалар һәм авыл кешеләре төрле спорт уеннарында катнаштылар. Килгән кунаклар кайнар коймак, казанда пешкән ботка белән сыйландылар. Бәйрәм көне буе дәвам итте.
Шул ук көнне, спорт һәм физкультура өлкәсенә зур өлеш керткән Мингалиев Гыйлемҗан истәлегенә волейбол турниры үткәрелде. Ярышта алты команда катнашты, Теләче районыннан Лесной, Нырсы авылыннан, Мамадыш районы Берсут авылыннан һәм “Шәтке-1”, “Шәтке-2”, “Шәтке-3”.
Ярышта җиңүчеләр:
1 урын – “Шәтке-2”
2 урын - Лесной
3 урын- “Шәтке-1”
Китапханәчеләр тарафыннан якташ язучылар күргәзмәсенә күзәтү уздырылды, китапханәгә килүче балалар өчен кызыклы булган берничә газета-журнал турында мәгълүмат бирелде, балалар белән китаплар турында әңгәмә үткәрелде. Балалар китап фондында булып зур кызыксыну белән китапларны карадылар, китапханәгә тагын киләчәчәкләрен әйттеләр.
Теләче сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче Биктимирова Рузия Ринат кызы җитәкчелегендәге “Миослька” вокал ансамбле 20 мартта Арча шәһәрендә булып үткән Республика күләм яшьләр фестивале “Созвездие-Йоддызлык-2016” зона турында икенче урынны яулады. Кызлар үзләренең чыгышлары белән жюри әгъзаларының һәм тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар һәм Казан шәһәрендә узачак супер финалда катнашу очен чакыру кәгазе белән бүләкләнделәр. Аларга киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Әле яңа гына оешкан тынлы уен кораллары ансамбле үзенең чыгышы белән залда утыручы тамашачыларны аеруча да таң калдырды. Театр бүлегенә йорүче нәни дусларыбыз да үзләрен сынатмады. Алар әзерләгән әкиятне әти әниләр бик сөенеп карады. Концерт программасы бик эчтәлекле һәм бай иде.
18 март көнне Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә “Learn to win” V региональ конкурсында катнашкан финалистларны бүләкләү тантанасы булып узды. 2018 елда уздырылачак футбол буенча дөнья чемпионаты турында кыскаметражлы видеоязма төшереп, Олы Мишә урта мәктәбе укучылары 3 урынга ия булдылар. Укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, ә җиңүчеләрне һәм номинантларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Тантананың рәсми өлешеннән соң укучылар студентлар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы карадылар. Шулай ук академия белән таныштыру максатыннан экскурсия оештырылды. Тәмле төшке аш һәм фотога төшү тантананың йомгаклау өлеше булды.
15 март көнне Питрәч районында "Ел остазы-2016" конкурсы булып үтте. Әлеге конкурста республиканың 8 районы көч сынашты. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе педагог-оештыручысы Гинатуллина Гөлчәчәк Наилевна әлеге конкурста катнашып 3 урынны яулады һәм республика турына үтте. Аны чын күңелебездән котлыйбыз, зур уңышлар телибез!