Нәүрүз сүзе “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул көнне өйдән өйгә кереп “нәүрүз” әйтеп йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.
Бүген без бакчабызда да татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын истә калдыру максатыннан Нәүрүз бәйрәме оештырдык. Бәйрәмдә балаларның күңелендә истә калырлык бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар булды. Яз кызы Нәүрүзне каршы алу һәм аның белән күңелле “Очты-очты”, “Күрсәт әле үскәнем!” күмәк уеннарын уйнау, мәктәпкә әзерлек ,зурлар төркеме кызларының “Умырзая” биюе, Иделиянең яз турындагы җыры , “Очты-очты”, “Күрсәт әле үскәнем!” күмәк уеннары һ.б. Бәйрәмнән барлык балалар да канәгать калдылар. Ә без татар халкының милли җәүһәрләрен саклап калуда зур өлеш керткәнебезгә горурлык хисе кичердек. Нәүрүз мөбәрәк булсын!