19 март көнне Шәтке авылында авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре , мәктәп белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм Нәүрүзбикә килү белән башланып китте. Балалар һәм авыл кешеләре төрле спорт уеннарында катнаштылар. Килгән кунаклар кайнар коймак, казанда пешкән ботка белән сыйландылар. Бәйрәм көне буе дәвам итте.
Шул ук көнне, спорт һәм физкультура өлкәсенә зур өлеш керткән Мингалиев Гыйлемҗан истәлегенә волейбол турниры үткәрелде. Ярышта алты команда катнашты, Теләче районыннан Лесной, Нырсы авылыннан, Мамадыш районы Берсут авылыннан һәм “Шәтке-1”, “Шәтке-2”, “Шәтке-3”.
Ярышта җиңүчеләр:
1 урын – “Шәтке-2”
2 урын - Лесной
3 урын- “Шәтке-1”