Конкурста җиңү.

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

18 март көнне Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә “Learn to win” V региональ конкурсында катнашкан финалистларны бүләкләү тантанасы булып узды. 2018 елда уздырылачак футбол буенча дөнья чемпионаты турында кыскаметражлы видеоязма төшереп, Олы Мишә урта мәктәбе укучылары 3 урынга ия булдылар. Укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, ә җиңүчеләрне һәм номинантларны  әзерләгән укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Тантананың рәсми өлешеннән соң укучылар студентлар тарафыннан әзерләнгән концерт  программасы карадылар. Шулай ук академия белән таныштыру максатыннан экскурсия оештырылды. Тәмле төшке аш һәм фотога төшү тантананың йомгаклау өлеше булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International