Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы - ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Шуңа күрә наркоман - яшүсмерләр белән түгел, наркоманиянең таралуына уңай шартлар тудырган өлкәннәрнең хаталарын булдырмау өчен көрәшергә кирәк. Наркомания – замана чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту!
Шушы теманы яктыртып 20 мартта Баландыш мәдәният йортында студентлар белән түгәрәк өстәл артында “Наркомания – замана чире” дигән әңгәмә оештырылды.