Буген 16 март көнне Иске Җөри урта мәктәбенә полиция бүлегенең балик булмаганнар белән эшләү инспекторы Назмиева Р.Р. һәм КДН сәркатибе Ихсанов Р.А. килделәр. Резеда Рифкатовна административ хокук бозулар һәм җинаять Кодексы белән таныштырды. Рәхим Асхатович укучылар белән тренинг үткәрде.
16 нчы марттан 18 нче мартка кадәр Казан шәһәрендә 5 нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булып узды. Анда Россиянең 42 төбәгеннән барысы 650 делегат катнашты. Җыен делегатлары Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Закиров Ринат Зиннурович җитәкчелегендә 17 нче март көнне Теләче муниципаль районында да булып киттеләр. Алар районда эшмәкәрлек үсеше белән таныштылар: “Теләче” сәнәгать паркында, “Зиннәтуллин Р.Ә.” шәхси предприятиясендә, “Гиниятуллин С.Ш.”, “Гиниятуллина А.С.” крестьян-фермер хуҗалыкларында “Тюлячинские стальные профили” ҖЧҖ ендә булдылар. “Туган авыл” кунакханә – күңел ачу комплексын карадылар.
Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә “2016 ел - Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә буенча китап укучылар белән күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдән укучылар ел буе куллана алалар.
Айдар башлангыч мәктәбендә республика күләм “Созвездие – Йолдызлык 2016” ачык эстрада сәнгате телевизион фестиваленең 19-20 март көннәрендә Арчада узачак зона турына әзерлек эшләре бара. Укучыларга уңышлар телибез!
Китапханәче Газизова Р.Ш. бу дәрестә катнашучыларны мәдәният министрлыгына караган барлык оешмалар, театрлар, истәлекле урыннар, музейлар турында сөйләде. Шулай ук китапханә тарихы белән таныштырды һәм китапларны ничек кулланырга кирәк икәнлеген исләренә төшерде.
Монда балаларның барлык сорауларына җавап бирерлек китаплар урын алган.
Бу бәйрәмне оештырудан китапханәче дә читтә калмады. Бәйрәмдә барлык авыл халкы күңел ачты, соңыннан бергәләшеп бәйрәм коймагы һәм кайнар чәй белән сыйландылар.
Бәйрәмнең кунаклары – “Почемучки” клубына йөрүче балалар булды. Китапханәче презентация ярдәмендә балаларны светофорның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.